Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2023, 16:00

Теләк булса, оештырып була

М.Горький ис. кооперативы уңганнарының бу көннәрдә бөтен тырышлыгы, оештыру эше терлекчелек тармагының бүгенгесен, иртәгәсен, киләчәген хәстәрләүгә юнәлтелгән. Һәр бригадада да “яшел урак” оешкан төстә алып барылып, алдагы кышлату чоры өчен печән хәзерләнеп, сенаж салына. Шулай ук бүгенгесе көндә Кадер, Сеңрән сөтчелек фермаларындагы мал торакларында ремонт эшләре киң җәелдерелгән.

Теләк булса, оештырып була
Теләк булса, оештырып була

Сеңрән сөтчелек фермасында һәр елдагыча хуҗалыкның бу эшкә җаваплы караган терлекчелек тармагы хезмәтчәннәре белән берлектә, лаеклы ялда булган пенсионерлар ныклап тотынган. Бозаулар торагында идәннәр тулысынча алыштырылган. Шулай ук савым сыерлары бинасында тирес түгү агрегаты юллары ремонтлана. Моны авыл уңганнары Венер Биктимеров, Глүс Кәбиров, Фәнүс Әхмәтҗанов, Гәрәйхан Исламов, Мират Фәтхуллин һәм Илшат Габдрахманов сыйфатлы итеп башкара. Барлык эшләр ферма мөдире Ильяс Шәмсиевның ныклы контроле астында бара. Әлеге вакытта утарлар тәртипкә китерелеп, тораклар агартыла, дезинфекция эшләнә.

-Бар ремонт эшләрен үз көчебез һәм средстволарыбыз исәбенә башкарабыз. Безнең өчен малларга яхшы шартлар булдыру – иң беренче бурыч, чөнки продукция күләменең артуы нәкъ шуннан тора,- ди кооператив рәисе Мансур Әхмәтов.

Әйтергә кирәк, биредә кышка әзерлек тулы куәтенә барып, ул тәмамлану алдында. Күренеп тора, М.Горький ис. кооператив уңганнары оешканлык белән һәр көнне нәтиҗәле файдаланып, планлаштырылган эшләрен вакытында башкарып чыгарга омтыла.

Лира Шамилева.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: