Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2023, 14:30

Басуларда хезмәт шавы

Билгеле, мул уңыш җыеп алу өчен туфракның бәрәкәтле, хуҗалык эшчәннәренең тырыш булуы гына җитми, һава шартларының уңайлы булуы да мөһим. Әмма быел бу җәһәттән табигать безгә төрле шарт куя. Яңгырсызлык һәм көннәрнең кызу торуы быел игенчене сөендермәде: кырларыбызда былтыр җыеп алынган уңышның яртысы да үсмәде. Район буенча бер гектардан суктырып алынган уртача уңыш 23,7 центнер туры килә.

Басуларда хезмәт шавы
Басуларда хезмәт шавы

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зарипов җитәкчелек иткән “Илеш МТС” җәмгыяте эшчәннәре алга зур максатлар куеп, язгы чәчүне оптималь вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар иде. Басуларда бар технологик чаралар да төгәл үтәлде. Иң мөһиме, җир куенына мул уңыш бирердәй супер элита, элита һәм югары репродукцияле орлыклар кертелде. Нишлисең, ел елга охшамый, ә быелгысы аеруча. Шуңа карамастан, җәмгыять уңганнары табигать каршылыкларына үзләренең осталыгын куя. Алар бер генә девиз белән эшли: “Булган уңышны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу”. Һәм һәр участокта хезмәт шул юнәлештә оештырылып, бүгенге көнгә 48 проц. игеннәр суктырып алынган.

-Быелгы урак җиңелләрдән түгел. Яңгырларның вакытында яумавы, көннәрнең эссе торуы игеннәрне үстермәде. Гектар куәте 15 центнер тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмибез. Басу-ындыр табагында эшләүчеләр һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Алдагы ел уңышы хакында да хәстәрлек күрәбез, - ди бүлек җитәкчесе Фәнзил Закиров.

Әйе, игенчеләр төшенкелеккә бирелмичә, бар эшне комплекслы алып бара. Яңа уңышны сугуга 3 комбайн җәлеп ителеп, комбайнчылар көнозынына иген кырларында тир түгә.

Без барганда “Илеш МТС” җәмгыятенең арпа басуында кызу эш кайный иде. Көнозынына басулар иңләүче комбайннар артыннан тузаннар гына күтәрелеп кала. Алар белән беррәттән ашлык ташырга машиналар әзер тора. Гомумән, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу максаты белән эшли игенчеләр. Комбайннарны тәҗрибәле механизаторлар хезмәтләндерә. Мәсәлән, Иршат Фәррәхетдинов, Андрей Умурьянов, Павел Иванов беренче көннәрдән үк зур тырышлык күрсәтә.

-Агымдагы ел авыр килсә дә, күңелебезне төшермибез. Булганын кадерләп җыюга бар көчне юнәлтәбез. Җитәкчебез Рәвис Зарипов тарафыннан һәрвакыт игътибар үзәгендәбез: хезмәт шартлары яхшы, эш хакы вакытында түләнә, безгә тырышып кына эшләргә кирәк, - ди 20 елдан артык гомерен изге эшкә - игенче һөнәренә багышлаган Иршат Фәррәхетдинов.

Кыр корабы” бункерыннан төшкән көшелләрне ташуда шоферлардан Рүзил Шафыйков, Фәнүр Хәертдиновның хезмәте мактауга лаек. Басудан кайткан бөртеклеләр Теләкәй ындыр табагына бушатыла.

Әйе, биредә хезмәт кешесенең кадере бар. Басу эшчәннәренә көн саен ике тапкыр ашату оештырылган. “Заготпищепром” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ашлар белән сыйлыйар кыр батырларын. Шулай ук төрле дәртләндерү чаралары каралган.

Шуны да билгеләргә кирәк, ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь һ.б. техника ремонтына кагылышлы белгечләр әзер. Бу көндәлек планлаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора. Гомумән, биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.

Лира Гәрәева.

Басуларда хезмәт шавы
Басуларда хезмәт шавы
Басуларда хезмәт шавы
Басуларда хезмәт шавы
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: