Фәвис Әмирҗанов җитәкләгән Теләкәй сөтчелек фермасында беренче һәм югары сортлы продукция Уфа сөт комбинатына озатыла. Аның сыйфатын билгеләү учетчы булып эшләүче Фина Сабировага йөкләтелгән.
- Савым сыерларның югары продуктлылыгына ирешү өчен җитәрлек азык күләме әзерләү генә түгел, аның сыйфатына, рационны төрләндерүгә ирешү дә мөһим,- ди ферма мөдире. - Бу максатларда җәмгыятьтә ел саен дару үләннәре, яфраказык әзерләнә. Лаборатория нәтиҗәләренә килгәндә, әзерләнгән азык югары сыйфатлы. Сөтнең майлылыгы 3,8 проц. тәшкил итә. Продукцияне арттыру максатында һәр баш сыер малына көн саен 30-35 кг исәбеннән яшел массага рапс үләне чабып ашатыла. Бу эштә уңган тракторчы Рәсил Гарифуллин җитештерүчәнлек күрсәтә. Шулай ук иртәле-кичле мал улакларыннан фураж (көндәлек һәр башка – 7 кг) өзелми.
Уңышларга, әлбәттә, тырыш терлекчеләр хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Савучылар ярышын хезмәт алдынгысы Әлфисә Фәррәхова җитәкли. Аның үрнәгендә Ләйсән Әмирҗанова, Гөлнур Сәйфуллина, Альбина Мусина һәм Раушания Газизова тырышлык күрсәтеп, барысы да җитәкчелек тарафыннан тик мактау сүзләренә генә лаеклылар. Үзләре карамагындагы сыерларның җиленнәрен мастит чирен булдырмау өчен профилактик чаралар күреп кенә торалар. Терлекчеләр Нажыйх Миннеәхмәтов, Рәсим Гайсин һәм Фларит Кәлимуллин үзләренә ышанып тапшырылган эшне төгәл башкара.
Терлекчелекнең киләчәге яшь үрчем алуга бәйле икәнен дә аңлап, әлеге мәсьәләгә ныклы игътибар бирәләр. Үткән айда 22 баш бозау алынган. Яңа туган бозауларны карау Фирүзә Шакировага ышанып тапшырылган.Малларны ясалма орлыкландыру да үз югарылыгында оештырылган. Бу җәһәттән техник-оператор Ирек Кәләмиев хезмәте белән үрнәкле.
Савучыларның хезмәтен җиңеләйтү максатында сыерларны саву механикалаштырылган, сөтүткәргечләр урнаштырылган, аппаратларны һ.б. кирәк-яракларны юу, малларга эчерү өчен су җитәрлек, көтүлекләр иркен. Малларны ясалма орлыкландыру, ветврач, лаборатория, юыну, чәй эчү бүлмәләре бар.
Сыер саву корылмалары операторы Финат Ганиуллинның да хезмәте эш барышына җитезлек һәм өлгерлек өсти. Ул сөтүткәргечләрнең чисталыгын, аппаратларның ватылуларсыз эшләвен контрольдә тота.
Мул продукция җитештерү белән бергә, ферманы кышка әзерләү – ремонт эшләре дә күз уңыннан ычкындырылмый. Маллар көтүгә чыгу белән мал тораклары, ферма территорияләре тирестән тазартылган. Фермалар бүгеннән малларны кышкы чорга кабул итәргә әзер. Бина эчләре чистартылган, агартылган, дезинфекцияләнгән, тышкы ягы штукатурланган. Таналарга ятар өчен сыйфатлы итеп урыннар эшләнгән.
Җәмгыятьтә хезмәт хакы да вакытында түләнә, матди кызыксындыру чаралары да каралган. Гомумән, «Илеш МТС» җәмгыяте җитәкчелегенең, эшчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә максатлы эш алып барыла. Авыл уңганнары үзләренә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык, төгәллек белән үти. Иң мөһиме, җәмгыятьтә хезмәт кешесенең тырышлыгын күрә һәм лаеклы бәяли беләләр.
Лира Кәбирова.