Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2023, 12:00

Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте – районда гына түгел, республикада танылган хуҗалыкларның берсе. Алар игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Шулай булмыйча, хуҗалык белән булдыклы җитәкче, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелек итә. Һәр елдагыча урожайлылар районда урып-җыю эшен беренчеләрдән булып төгәлләде. Гектар куәте, елына күрә яхшы – 20,9 центнер тәшкил итте.

Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы

Югары уңыш алу өчен ел дәвамында тырышырга, көч түгәргә кирәк, әлбәттә.  Җәмгыять җитәкчелеге басуларга кертү өчен кыштан ук җитәрлек күләмдә ашлама, сыйфатлы орлык туплый; машина-трактор паркын яңартуга, булган техниканы сакчыл файдалануга ныклы игътибар бирә. Нәтиҗәсе - бар төр техника – яңа, куәтле. 

Дулкынланып утырган иген кырлары хуҗалык җитәкчелегенең, басучылык белгечләренең һәр участокта хезмәтне тиешенчә оештырганнарын, ә әгъзаларның кара  тир түккәннәрен күрсәтә. Яхшы итеп эшкәртелгән мәйданнарга элиталы, югары репродукцияле  орлыклар кертелгән.  Җәй айларында үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау эшләре алып барылган. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен хезмәтчәннәр бар тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, алны-ялны белми эшләгән.     

Урожайлыларның 10000 гектар сөренте җире исәпләнеп, кышкы бодай – 1915, арпа – 1707, борчак 728 гектарны биләгән.

-Урып-җыю эшләрен үз югарылыгында оештырып, механизаторларыбыз икеләтә җаваплылык тоеп, кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланды, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Рәмил Нәбиев.

 Күренеп тора, биредә үз эшләренә җаваплы караган кыр батырлары намуслы хезмәт сала. Игенне «Макдон», «Чулпан», “Massey Ferguson”  комбайннарында, «МТЗ-12.21» тракторларына тагылган «ЖВЗ-7» чапкычларында   Фәнис Гыйльметдинов, Илмир Гәлимәрданов, Радмир Мөхәммәтдинов, Рүзил Хәмәдияров, Инзир Хөснетдинов һ.б. тезмәләргә салган. Ашлыкны суктыру эш сөючән механизаторлар Азат Зариповка («Claas Tucano»), Инсаф Исламовка (“Палесье GS -3219”),  Денис Фазлыевка, Эльвир Мәрвәровка, Рушат Сабировка, Эдуард Кимга («Палессе») ышанып тапшырылган.

-Техникаларыбыз - яңа, эш шартлары - яхшы. Көнгә өч тапкыр туклану оештырылды, поварлар Рифа Бикташева, Ләйсән Нафыйкова тәмле ашлары белән сыйлап кына торды, дәртләндерү чаралары да каралган. Җырлап эшләргә була-, ди игенчеләр бертавыштан.

Тәҗрибәле комбайнчылар суктырып алган ашлыкны Рәмил Бадиков, Венер Сөләйманов, Алмаз Фазлыев, Җәүдәт Әмирҗанов, Азат Фәррәхов  һ.б өзеклекләргә юл куймыйча ташып торган. Шуны да билгеләргә кирәк, яңа уңышны кабул итү турында да хәстәрлек күрелгән. Иске Күктау ындыр табагында ашлык складларына дезинфекция башкарылган, автоүлчәүгечләр тикшерү үткән. Басудан кайткан иген «ЗАВ-20», «ЗАВ-40», «ЗАВ-50» дә киптерелә, чистартыла һәм  келәтләргә салына.

 Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламны пресслаучы “ПРФ-180” агрегатлары керә. Бу участокта  эшләүче механизаторлар Зинур Шәехов,  Илнур Мирзаянов үз бурычларын намус белән үтәгән. Алар көненә һәрберсе 50 гектар мәйданда эш башкарып, 290-300 салам рулоны төрә.  Салам төргәкләрен тракторчылар Борис Шәңгәрәев, Рубин Вайфиев һәр бригаданың фермалары янына ташып тора.

Җәмгыятьтә урак комплекслы алып барылган. Җирләрне туңга сөрү механизаторлар Таһир Нуретдиновка, Азамат Мирзаяновка, Флүс Шәермурзинга, Тимерҗан Шәриповка һ.б. ышанып тапшырылган

-Уракны һәр елдагыча үз көчебез белән башкарып чыктык. Эшләребез уңай бара, һәр җәмгыять әгъзасы үз бурычын намуслы, тырышлык белән үтәде. Гомумән, урып-җыю кампаниясенә һәркем җаваплы  карады, - ди хуҗалык рәисе Айдар Мөхәрләмов.

  Хуҗалык эшчәннәре игенне югалтуларсыз җыеп алуга бар көчен салды, һәр участок та сынатмаска тырышты. Районыбызның башка хуҗалыклары да урожайлылардан  үрнәк алсын иде.

Лира Кәбирова.

Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Техникалар – яңа, эш шартлары - яхшы
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: