Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2023, 16:15

Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә талиблар производство практикасы үтә  

Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә
Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә

Билгеле булуынча, Башкортстанда аграр югары уку йортында белем алучы 500дән артык талиб республиканың әйдәүче агросәнәгать комплексларында практика үтә. Дәүләт программалары һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты кысаларында компанияләргә федераль һәм төбәк казнасыннан практикантларның хезмәтенә түләү һәм яшәгән өчен тотылган чыгымнарның шактый өлешен компенсациялиләр.

 «Урожай»  токымчылык  заводы  җәмгыятендә дә бүгенге көндә Башкорт дәүләт аграр университетның икенче курсын тәмамлаган дүрт талиб  механизаторлар һәм игенчеләр кул астында хезмәт тәҗрибәсе үтә.

  Уфа егете Алексей Струковны без  «МТЗ-82» тракторы руле артында, эш барышында очраттык. «Үзем шәһәрдә үссәм дә, балачагым авылда үтте, шуңа да авыл хуҗалыгында хезмәт салу минем өчен авыр түгел. Безне бик җылы каршы алдылар, яшәргә урын бирелде, ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәләр. Бар техника көчле, яңа, заманча. Руль  артында эшләве яхшы тәҗрибә бирә, киләчәктә ул һичшиксез кирәк булачак», -ди талиб.

 Айнур Хәмидуллин Әлмәттә туып-үскән, бүген ул «JCB» тракторында хуҗалыкта төзелеш эшләрендә катнаша. Аның курсташы, Татарстанның Баулы районы егете Адель Фазлыев «МТЗ-920» тракторы белән терлекчелек фермасында мәшгүль.  Югары уку йортында алар өчесе дә «Технологик машина транспортын  һәм комплексларны эксплуатацияләү” белгечлеген үзләштерә.

«Агроинженерия» белгечлеге буенча белем алучы  Югары Череккүл егете Самат Нәсибуллин исә  машина-трактор мастерскоенда алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Тәҗрибәле механизаторлар җитәкчелегендә ул урып-җыю комбайннарын, тракторларны ремонтлауда катнаша, слесарьлык эшләрен башкара. “Туган ягымда практикада мин беренче тапкыр, җәмгыятьтә технологик процессның никадәр яхшы төзелгәненә сокланам һәм күп нәрсәгә өйрәнә алуыма шатмын. Университетта алган теоретик белемнәрем техника белән турыдан-туры элемтәдә һәм остазлар белән практик дәресләрдә ярдәм итә”, - ди яшь белгеч.

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен урак чорында талибларны авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп итү кадрлар җитешмәвен тулыландырырга һәм мөһим кампанияне вакытында башкарып чыгарга ярдәм итә. Талиблар  исә эшләгән вакытта практик тәҗрибә генә түгел,  лаеклы хезмәт хакы да ала, киләчәктә эшкә урнашу перспективасын да күзаллый.

- Җәмгыять өчен талибларның бездә производство тәҗрибәсе үтүе персоналны алдан карап куярга һәм яшь кадрларны җәлеп итү өчен искиткеч мөмкинлек булып тора. Талиблар өчен  ул– уку процессының аерылгысыз өлеше, юнәлеш алырга һәм күңелеңә якын һөнәрне табарга ярдәм итә. Хуҗалыгыбыз зур, җитештерүчәнлеге югары заманча техника күп, мөмкинлекләр җитәрлек. Ә механизаторлар җитешми. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән әлеге егетләрне эшкә чакырабыз, киләчәктә хезмәт юлын дәвам итәргә безнең хуҗалыкны сайларлар дип ышанам, - ди “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов талиблар хакында уңай фикерен белдереп.

Күренүенчә, җәмгыятьтә куелган тәртипләр белән егетләр яхшы таныш, шуңа күрә һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Әйе, теорияне дә белеп, аны практикада кулланып, үз кулларың белән тотып, үз күзләрең белән күреп эшләгәндә генә яхшы белгеч булып җитешергә мөмкин. Киләчәктә талибларның авыл хуҗалыгына булган кызыксынулары тагы да көчәеп, туган туфракка, туган җиргә мәхәббәт булып үсәр, алар хуҗалыкка кирәкле кадрлар булып кайтырлар дигән ышанычта каласы килә.

Лилия Йосыпова.

Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә
Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә
Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә
Талиблар теоретик белемнәрен практикада күрсәтә
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: