Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь 2023, 15:25

Басуларда хезмәт кайный

Районыбыз кырларында соңгы культураларның берсе – кукуруз уру дәвам итә. Витаминнарга бай культурадан терлек ләр өчен менә дигән сусыл азык – силос салына. “Агыйдел” җәмгыятендә 5800 тоннага якын силос, 120 тонна печән, 550 тонна салам һәм 5 мең тонна сенаж хәзерләнгән.

Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный

Бүгенге көнгә биредә һәр шартлы баш малга 47 ц азык берәмлеге туры килә. Аның запасын тулыландыру эше дәвам итә. Кукурузның терлекчелекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да хуҗалыкта игътибар елдан-ел көчәя. Быел ул 540 гектар мәйданда үстерелгән. Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Сүлте авылы янындагы 250 гектар мәйданда үстерелгән кукуруз басуында өч берәмлек “Дон-680” комбайннары кукурузны урса, ике «МТЗ-12.21», алты берәмлек “КамАЗ” чабылган массаны төяп базга ташыган. Комбайнчылар Айнур Имамов, Рәсим Камалов, Булат Латыйпов өзеклекләргә юл куймыйча эшләгән. Әйтергә кирәк, Булат биредә 2012 елдан бирле хезмәт сала.

-Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан алып эшлим. Иң башта «МТЗ- 12.21» тракторына утырдым. Аннары урак чорында өр-яңа «АGROS-595+” комбайнын ышанып тапшырдылар. Язын исә чәчүдә тырышлык күрсәтәм. Әле үзем җир куенына салган кукурузны урдым. “ДОН-680” комбайнын берничә сезон иярлим. Техника куәтле, әлегә сынатканы юк. Шуңа да көн саен 15-20 гектар мәйданда эш башкарам. Кырауларга кадәр әлеге культураны урып-җыеп, базларга салу мөһим. Кышкы сезонга кергәч, техника ремонтына ныклап тотыначакбыз. Бездә коллектив тату, дус. Алга куелган бурычларны бердәмлектә башкарып чыгарбыз, дип ышанам, - ди тырыш механизатор.

Кукурузны силос базына шоферлар Мәгариф Хаҗиев, Роберт Нурисламов, М и р з ә л и ф Шәйхалиев, Зөлкәфир Әхм ә т г а л и е в , Флүр Кашапов һәм Дамир Шәяхмәтов т а ш ы г а н - яшел конвейерның өзлексез эшләве аларның өлгерлегеннән тора. Уңганнар көндәлек 80-90 рейс ясаган. Азык базына кайткан массага Илгиз Исламгалиев төгәл учет алып барган. Бер “КамАЗ” машинасына 7-8 тоннадан артык масса сыюын исәпләсәк, бер кайтуга гына да чокырга 50 т артык, тракторлардан 7  тоннага якын сусыл азык салынган. Биредә “К- 700” техникасында күп еллар намуслы эшләүче Марат Бакиров белән “Т-170” тракторында Илдар Вәлиев яшел массаны тыгызлап һәм тигезләп торган. Тыгызлау жиңел эш түгел. Әмма механизаторлар үз бурычларын җиренә җиткереп башкара. М.Бакиров хуҗалыкта 1982 елдан фидакарь хезмәт сала. Авыл хуҗалыгының барлык сезонлы эшләрендә ул – алдынгылыкта. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетын тәмамлаган ул.

Җәмгыять җитәкчелегенең алыштыргысыз механигы Рөстәм Гыймаев егетләрнең эшеннән кәнәгать.

-Техника да сынатмый, механизаторлар да булсынга эшли. Һава шартлары мөмкинлекләр биргәндә, комбайнчыларыбыз ялсыз тир түгә. Кукурузны урып-җыюны тиз арада төгәлләдек.

Бер үк вакытта моннан хуҗалыкның фермаларындагы маллар өчен дә яшел масса ташылды, – диде ул.

Әйтергә кирәк, Рөстәм җәмгыятьтә – тәҗрибәле белгеч, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар белән уртак тел таба, авыл хуҗалыгы тармагының бар нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа да биредә эш оешкан төстә бара.

-Әлеге 250 гектарлы басу уңышы белән сөендерде. Җәй көне яңгырлар булмау сәбәпле, кукурузның уңышын  шактый киметте. Механизатор Алмаз Талипов берүзе рәт араларын эшкәрткәннән соң, шулай ук яңгырлар явып үткәч, үсемлекләр күтәрелеп китте. Егетләр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр тир түкте. Аларны басуда ашату оештырылды, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелде. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, – дип эш барышы белән таныштырды баш агроном Марат Әдеһәмов.

Җәмгыятьтә җирләрне туңга сөрү дәвам итә. Әлеге мөһим чарада Олег

Иванов алдынгылыкны житәкли. Озак еллар намуслы эшләүче механизаторлар Рәзил Сәлемгәрәев белән Фәнзил Камалов та һәрвакыт фидакарь хезмәттә. Ә инде агымдагы елда сатып алынган өряңа заманча күәтле “Бюллер” тирәнтен сөрү техникасы үз һөнәрләренең осталары булган әтиле-уллы Марсель һәм Искәндәр Кадраевларга ышанып тапшырылган. Алар сменалап эшли. Бүгенге көнгә кыр батырларының тырышлыгы белән 2 мең гектарда жир эшкәртелгән, 300 гектарда ужым культураларына нигез салынган. Атнаун көн эчендә бу эшләрне төгәлләү өчен тырыша алар.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный
Басуларда хезмәт кайный
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: