Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2023, 15:00

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә:

Айдар МӨХӘРЛӘМОВ, «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте директоры, русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә:
Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә:

Урожайлылар заман яңалыклары белән беррәттән бару нәтиҗәсендә, производствоны күтәрү юнәлешендә алга атлый һәм шактый уңышларга ирешә. Республика күләмендә нинди генә программа булдырылмасын, һәркайсында актив катнашып, хуҗалыкны дөрес юнәлештә алга әйдәү максатында эшлибез.

Модернизацияләнгән биналарда малларга тиешле микроклимат булдырылды, терлекчеләргә уңай шартлар тудырылды. Малларны уңышлы кышлату максатында терлекләргә җиткелекле күләмдә мал азыгы хәзерләнде. Фермаларда барлыгы 5079 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Узган чорда 149140 ц сөт, 6098 ц ит җитештерелде.

Хуҗалыкның барлыгы 10000 гектар сөренте җире бар, шуның 1915 – бодай, 1707 – арпа, 728 гектарын борчак биләде. Хужалык буенча агымдагы елда һәр гектарга 100 кг артык (физик авырлыкта) минераль ашламалар кертелде. Быел да игенчеләр сынатмады – ашлыкның тулай җыемы 109120 ц булып, уртача гектар куәте 25,1 ц тәшкил итте.

Әлбәттә, югары күрсәткечләр артында бар тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, алны-ялны белми эшләгән хезмәтчәннәрнең өлеше зур. Атап әйткәндә, механизаторлар Тимерҗан Шәрипов, Илмир Гәлимәрданов, Фәнис Гыйльметдинов, Анатолий  Калитов, Азамат Мирзаянов, Азат Зарипов, Динис Фазлыев, Азамат Мөхәммәтдинов, Борис Шәңгәрәев, Илмир Фәхрисламов, Айдар Бикчурин, Инсаф Исламов, Рушат Сабиров, Таһир Нуретдинов, Венер Сөләймәнов, Рәвис Зарипов, Илгиз Гыйльметдинов, Рәмил Бадиков, сыер саву операторлары Юлия Шәңгәрәева, Гөлшат Нәбиева, Таңсылу Хәсбиева, Гөлшат Ташбулатова, Лилия Гыйльфанова, Эльвира Нургалиева, Флүзә Шәмсиәхмәтова хезмәте мактауга лаек.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: