Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2023, 15:05

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

Вадим АВЗАЛОВ, Куйбышев ис. кооператив рәисе.

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә
Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

Елдагыча, һәр тармакта мөһим эшләр башкарып, яхшы нәтиҗәләргә ирештек. 

Басучылык буенча туф -рак эшкәртү, чәчү, минераль ашлама кертү чаралары тиешенчә һәм оптималь срокларда башкарылу нәтиҗәсендә мул уңыш алдык. Агымдагы елда барлыгы 70 668 ц ашлык җыеп алдык. Мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнде, ул һәр шартлы баш малга 46 центнер туры килә. Тәҗрибәле комбайнчылар техника ватылуга, өзеклеләргә юл куймады. Кооператив уңганнары Василий Собарь, Илгиз Габидуллин, Данис Әдеһамов, Халит Рахманов, Әнфир Шаморатов, Марсель Гаянов, Азат Гәрәев басу эшләрендә – алыштыргысыз.

Югары һәм Түбән Череккүл фермаларында бүгенге көндә мал торакларына тиешле ремонт үткәрелеп, стеналары агартылган, тирес чыгару механизмнары яңартылган, счетчик белән яңа сөт үткәргеч куелган. Биредә кышлатуны имин уздыру, терлекләрнең сакланышын тәэмин итү өчен тырышлык салына.

10 айда хуҗалык буенча 46966 ц сөт, 1526 ц ит җитештерелде. Алдынгы сыер саву операторлары Алия Мөхәммәтҗанова, Оксана Сәфиуллина, Зирина Әхмәтова, Гөлирә Шаморатова, терлекчеләр Фаил Каюмов, Рәйлә Сөләйманова, Әнәс Сөләйманов, Гүзәлия Газетдинова, Илдус Тимеров мактауга лаек.


Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: