Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2023, 15:05

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

Илгизәр ХӘМИДУЛЛИН, М.Гәрәев ис. кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе.

Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә
Сүз - югары уңыш үстерү осталарына, мул продукция җитештерүчеләргә

М.Гәрәев ис. кооперативта 2622 гектар мәйданда бөртекле культуралар игелеп, 49 560 центнер уңыш җыеп алынды. Мөһим чорларда – чәчүдә, уракта һәр механизаторы үзе хезмәтләндергән техникага сакчыл караш булдырырга һәм төзек йөртергә тырышты. Әлеге вакытта басучылыкта кулланылган техниканы, тагылма инвентарьны кышкы саклауга кую, аларны язгы чәчүгә әзерләү, ремонтлау, көйләү, аерым узелларны һәм детальләрне консервацияләү эшләрен оештыру буенча чаралар күрелә.

Комбайнчылар Урал Хәмидуллин, Рәфис Дәүләтов, Раил Сәлихов, Рәсүл Сәетов, Фнүн Зарипов, водительләр Радик Яхин, Наил Галимханов, Тимерхан Галиәхмәтов, Ирек Сәмигуллин, жир эшкәртүдә эшләүче механизаторлар Илгиз Мирсаяпов,

Ришат Гаянов, Марат Хәсәншин, Ленир Гәрәев, Рәфис Мостафин, Зәбир Мусин, Илүс Мусин, Рәфил Кәлимуллин, Илфир Гыйльданов, Фәвис Латыйпов, Рәсүл Солтангәрәев - хуҗалыкның алдынгылар сафында.

Хуҗалыкта барлыгы 1687 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 500 - савым сыеры. Узган чорда 42018 ц сөт җитештерелде, 631 баш бозау алынды.

Маллардан мул продукция алу максатында да эш дөрес юнәлештә оештырылган. Беренчедән, аларга тиешле тәрбия бирелеп, шартлар тудырыла, икенчедән, барлык ветеринария чаралары да график буенча алып барыла. Бу җәһәттән, планга ярашлы, малларга тиешле вакциналар ясалды, тораклар дезинфекцияләнде, агартылды. Сыер саву операторлары Зинфира Гәрәева, Зөһрә Солтанова, Радик Китапов, Ләйсән Акмөхәммәтова, Ләйсән Ямаева, Фәнүсә Дәүләтова, Марина Ильясова, Екатерина Әһадуллина, терлекчеләр Илгиз Маннанов, Эльвира Маннанова, Фина Гәскарова, Әнүзә Сәетова, Илмир Бәдертдинов, Салават Әминев, Дамир Латыйпов, Илдар Тимерханов алдынгылар сафын җитәкли.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: