Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 декабрь 2023, 11:20

Үз позицияләрен югалтмыйча

“Агыйдел” жәмгыяте малларны кышлату чорына ныклы әзерлек белән керде. Елына күрә бар төр азыкны житәрлек күләмдә әзерләде, мал тораклары үз вакытында тиешенчә ремонтланды.

Үз позицияләрен югалтмыйча
Үз позицияләрен югалтмыйча

Хужалыкның Янтуган, Сүлте һәм Йонны авылларындагы фермалар продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Йонны сөтчелек фермасында 1100дән артык баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 442се - савым сыеры. Ел башыннан 28 мең центнер сөт житештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2400 ц күбрәк. Көн саен 67 ц сөт савылып, шуның 59 ц реализацияләнә. Сөт 4 процент майлылык белән “Илишмолоко” жәмгыятенә озатыла.

Бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы – кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән саклау. Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын зоотехник Рөстәм Акмалов һәрдаим контрольдә тота.

Уңышлар, беренче чиратта, коллективның тырыш хезмәте аша ирешелә. Савучылар Зиләрә Гыйльманова, Рита Шәйхетдинова, Галия Габделхакова үзара ярышып, бердәм эшли.

Ирле-хатынлы Әлфинә һәм Радик Мөҗиповлар 120 баш савым сыерын үзләре генә тәрбияли, сава да. Икесе дә алдынгылар сафында алар. Әлфинә Газизҗан кызы коллективта абруйлы. Аның тырыш хезмәте Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, муниципаль район хакимияте, район авыл хуҗалыгы, җәмгыять идарәсе тарафыннан Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән билгеләнә. Гаилә тырышлыгы белән продукция җитештерүдә күрсәткечләрне арттыруга ирешелә.

Терлекчеләр Рушан Шәрәфетдинов, Нияз Шәймәрданов, Салават Даутов малларны технология таләпләренә ярашлы туя ашатып, савымны күтәрүгә бар көчләрен сала, ал-ял белми эшли.Фермада эш шартлары яхшы, бар нәрсә механикалаштырылган. Техник корылмалар, саву аппаратлары, сөт суыткыч төзек эшли. Аларның өзлексез эшчәнлеген оператор Марат Суфиянов тәэмин итә.

Әлбәттә, ферманың киләчәге, сөтнең муллылыгы, яшь үрчемнең сакланганлыгында. Яңа гына бозаулаган сыерларны һәм терлекләрен өч айга кадәр тәрбияләү Ильнара Вәлиәхмәтовага ышанып тапшырылган. Ул аларның һәрберсен бөртекләп карый. Аның карамагында бүгенге көндә 47 бозау. Шулай ук Марат Муллагалиев, Фәнүс Мансурҗанов коллективта мактаулылар рәтендә. Үз эшләренә намус белән карыйлар. Фермада зооветеренария таләпләре дә төгәл үтәлә. Малларда чирләргә каршы ветпрепаратлар үз вакытында кайтарылып, вакцинацияләр эшләнә. Бу җәһәттән ветеринария врачы Лилия Шәйхлисламова үз бурычына жаваплы карый.

Агыйделлеләр ирешелгәннәрдә генә туктап калмас, жәмгыять икътисадын ныгытуга юнәлтелгән позицияне тагы да яхшыртыр, дип ышанасы килә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Үз позицияләрен югалтмыйча
Үз позицияләрен югалтмыйча
Үз позицияләрен югалтмыйча
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: