Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 декабрь 2023, 11:30

Һөнәрне кеше данлый

XXII партсъезд ис. авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Наил ГАБДУЛЛИН нәкъ шундыйлардан.

Һөнәрне кеше данлый
Һөнәрне кеше данлый

Илеш игенчесе дигәндәтуганилебезтабынына күпереп пешкән ап-ак калач куйган, язны-көзгә,көнне-төнгәялганэшләгән киң күкрәкле баһадир күз алдына килә. Чөнки җир кадерен, хезмәт тәмен белгән җиң сызганып эшли торган халыкяширайоныбызда. XXII партсъезд ис. авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Наил Габдуллин нәкъ шундыйлардан. Бүгенге көндә дә ул хуҗалыкта фидакарь хезмәт сала. Авыл уңганы республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә районнан делегация составында катнашып, зур җиңү белән кайтты – тырыш хезмәте өчен “Җир сөрүдә иң яхшы механизатор” номинациясендә республика буенча икенче урынга лаек булды һәм автомобиль белән бүләкләнде.

Кооперативта 35 ел дәвамында тырыш хезмәт куючы тәҗрибәле механизатор бүген дә алдынгылар сафында - яшьләргә техника серләрен өйрәтә, җирне дөрес эшкәртүдә киңәшләрен бирә. Елның нинди генә фасылында барма, ул һәрвакыт эштә. Язгы чәчүдә, җир сөрүдә, печән чабуда, сенаж салуда хуҗалыкның алдынгы механизаторларының берсе.

“Мин Бакалы районы Яңа Урсай авылында туып-үстем. Үземне белә башлаганнан бирле тракторда, комбайнда утырып йөрдем. Техникага, җиргә мәхәббәт шул вакытта ук сеңеп калган күрәсең», - дип сөйли ул. –Армиягә кадәр Бакалы һөнәри училищесында киң профильле тракторчы-механизатор белгечлеген үзләштердем. Хәрби бурычны үтәп кайтканнан соң, Илешкә күченеп, механизатор булу теләге мине XXII партсъезд ис. кооперативка китерде. Ул вакытта ышанып ташырылган трактор шулкадәр биек һәм куркыныч булып күренде. “Ышаныч белдереп, техниканы биргәннәр икән, ник әле мин булдыра алмаска тиеш?» дип, эшкә кереп киттем. - дип искә ала ул елларны алдынгы механизатор. -Беркайчан да урын алу өчен тырышмадым. Үз алдыма куйган максатым - башкарган эшем сыйфатлы булсын.

Үзе йөрткән техникаларында Наил җир эшкәртә, мал азыгы хәзерләгәндә базда силос һәм сенаж массасы да таптата һ.б. Шул чорларда ярыш-бәйгеләрдә җиңгән өчен бирелгән бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын бүген дә кадерләп саклый ул.

Бүгенге көндә авыл уңганы ике техника хуҗасы – “Кировец” һәм “К-700” тракторларын хезмәтләндерә. XXII партсъезд ис. кооператив рәисе Неля Әхмәтова аның хакында болай ди:

- Наил - яхшы тракторчы ул. Аның кебек үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы механизаторлар бик сирәк. Быел 3400 гектард а сөрү эшләре башкарып, республика конкурсында катнашты һәм җиңде. Ел саен югары күрсәткечләргә ирешә, ягулык-майлау материалларын һәм ремонт чыгымнарын арттыруга юл куймый. Язгы кыр эшләре чорында тракторда хезмәт куя. Туңга сөрү, сукалау, туфракны әзерләү һәм чәчү эшләре буенча ел саен эталон гектарларны эшкәртүне арттыра. Тәртипле, җаваплы, инициативалы хезмәткәр, – ди. –Авыл хуҗалыгы җитештерүендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар, техникага сакчыл карый. Коллективта, авыл халкында зур абруй казана, яшь механизаторларның остазы булып тора. Гомумән, эшләгән, тырышкан кешегә уңыш каршысына йөгерә. Һөнәрне кеше данлый – бу сүзләр нәкъ аның турында әйтелгән.

Һәр көнен басуда булган, күп вакыт төннәрен дә кырдан кайтып кермәгән гаилә башлыгының тылы ныклы булмаса, мондый югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел булмас иде, әлбәттә. Наил үзенең уңышларында тормыш иптәше Рәсимә, кызы Рузалия һәм улы Фаилның өлеше зур булуын билгели.

-Гаиләм мине аңламаса, йорт-җир караулы, балалар тәрбиядә булмаса, тыныч күңел белән эшли алмас идем. Бу яктан тормыш иптәшемә рәх- -мәтлемен.Чөнки ихата тулы мал-туар тотабыз, кош-корт асрыйбыз. Шуңа да, балалар да кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үсте, -диде ул.

Авыл кешесе аны коллективта хөрмәт итүеннән һәм бәяләвеннән канәгать. «Үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, шул чакта барысы да килеп чыга», – дип раслый ул.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: