Маяк
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 декабрь 2023, 10:50

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе

Төйлегән сөтчелек фермасының уңган сыер савучылары Земфира ГӘРӘЕВА, Ләйсән АКМӨХӘММӘТОВА югары продукция җитештерүгә лаеклы өлеш кертә.

Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе
Яхшы шартлар – югары күрсәткечләр нигезе

Район авыл хуҗалыгы фермаларында терлекләрне кышлату чоры уңышлы бара. Бу җәһәттән м.Гәрәев ис. кооператив уңганнары зур әзерлек белән керде. Кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашатуның мөһимлеген аңлап, җитәрлек күләмдә азык запасы тупладылар. Шулай ук азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып ашатуны өстен күрәләр. Узган 11 айда кооператив буенча 46200 ц сөт савып алынып, шуның 44256 ц сатылган. Югары күрсәткечләргә фермаларда эшчәнлекнең үз биеклегендә оештырылуы, савучыларның һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, маллар һәм биредәге хезмәткәрләр өчен шартларның яхшыртыла баруы аркасында ирешелә.

Сез рәсемдә күргән (уңнан сулга) мөлаем хатын-кызлар – төйлегән сөтчелек фермасының уңган сыер савучылар Земфира Гәрәева, ләйсәнакмөхәммәтова югары продукция җитештерүгә лаеклы өлеш кертә. 

Ләйсән Рабис кызы  20 елдан артык эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәр. Хезмәтенә җаваплы карый, һөнәрен яратып башкара. Бүген аның 11 айлык нәтиҗәләр буенча күрсәткече 5513 ц тәшкил итә.

Земфира Гәрәеваның хезмәте дә яшьләргә үрнәк булып тора. Быел барлыгы - 9403 ц, ягъни, һәр сыердан 12897 килограмм сөт савып алган ул. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Дипломына һәм акчалата бүләгенә лаек булды.


Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: