Маяк
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март , 11:00

Хуҗалыкта эшләр көйле бара

Куйбышев ис. кооператив уңганнары техника ремонтына зур җаваплылык белән карый.

Хуҗалыкта эшләр көйле бара
Хуҗалыкта эшләр көйле бара

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Бу җәһәттән Куйбышев ис. кооперативы әгъзаларының борчылыр урыны юк – чәчүдә төп көч булган техника, авыл хуҗалыгы машиналары, нигездә, әзер. Моңа әлбәттә җитәкчелекнең бу юнәлештәге эшне яхшы оештыруы нәтиҗәсендә ирешелгән. Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән барлык тагылма инвентарьләр - тырмалар, кәтүкләр, чәчкечләр, культиваторлар тазартылып, детальләре майланып, тәгәрмәчләре агартылып, тиешле тәртиптә урнаштырылган. Алар махсус һәм җылы цехларда, бүлмәләрдә төзәтелгән. Иң мөһиме, запас частьлар, кадрлар һ.б. кирәкярак белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмаган. Шуңа да эретеп ябыштыручылар Рәвил Шакирҗанов, Илшат Садертдинов, слесарьлар Венер Исламгәрәев, Ильфир Сираев, Хәлил Корчагин һ.б. авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын тиз тоткан. Бүген аларны соңгы комплектлау, майлау, көйләү эшләре бара.

Ремонтның барышын баш инженеры Изфат Газетдинов тикшереп тора:

-Алдан бригада төзелеп, һәрберсе үзенә йөкләтелгән бурычка җаваплы карый, үзе хезмәтләндергән техниканы җиренә җиткереп, үзләренең бай тәҗрибәсенә таянып, тәртипкә китерергә тырыша. Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә, чөнки чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел,- ди ул.

Кооперативта техниканы яңартуга да җитди карыйлар. Узган елда гына биредә 103 млн. сумлык яңа авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган. Быел да “Кировец 743 М” тракторы һәм аңа HORSCH Pronto 9sw чәчү комплексы кайтарылган.

Алдынгы хуҗалыкта ремонт эшләрен шулай тиз алып барулары очраклы түгел. Чөнки запас частьләр белән бер дә өзеклек юк. Һәм, иң мөһиме, биредә үз һөнәренең осталары, эшне намус белән башкаручылар хезмәт сала.

Лира КӘБИРОВА.


Хуҗалыкта эшләр көйле бара
Хуҗалыкта эшләр көйле бара
Хуҗалыкта эшләр көйле бара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: