Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 апрель , 11:30

Сакчыл караш - киләчәк уңышлар нигезе

Яз - авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен әһәмиятле чор. Алар яңа уңышка нигез салу, чәчүгә әзерлек хәстәре белән яши. Моның өчен төзек техника, сыйфатлы орлык, җитәрлек күләмдә ашлама, эшче көчләр булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына уңышка өмет итәргә була. Хуҗалыкларда шушы җаваплы чорга әзерлекне барлау максатында үзара тикшерүләр үтте, башкарасы эшләр каралды. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, баш инженер Рәмил Мостафин, Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Нуртдинов, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлары катнашты.

Сакчыл караш - киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш - киләчәк уңышлар нигезе

«Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалы игенчеләре бүгенге көндә мөһим кампаниягә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Һәр урында җанлы эш кайный. Яхшы әзерлек белән килүләре, чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгулары мул уңыш алуга йогынты ясый. Алар 2400 гектар мәйданда язгы кыр эшләрен башкарырга җыена. Биредәге техника паркындагы техникалар – әзерлек сызыгында. Механизаторлар белән комплектланган.

Башкорт аграр-технология колледжының уку хуҗалыгында мөһим кампаниягә җитди әзерләнгәннәр - тракторлар, тагылма инвентарьләр тәртипкә китерелгән - көйләнгән, буялган, майланган. Кыскасы, техника - бүгеннән чәчүгә әзер. Биредә мөһим кампания 1000 гектар мәйданда башкарылачак. Алар бодай, арпа, карабодай, көнбагыш чәчәргә җыена.

Илдар Ялалов крестьянфермер хуҗалыгында тракторлар каралып, тагылма инвентарьлар ремонтланып, тезелеп куелган. Биредә барлыгы 1220 гектар чәчүлек җирләре булып, анда бодай, арпа, солы, карабодай, борчак, соя культураларына нигез салыначак. Чәчүдә катнашачак 7 берәмлек трактор да - әзерлек сызыгында. Ягулыкмайлау материаллары, ашламалар кайтарылган, орлыклар әзер-ләнеп куелган.

«Агыйдел» җәмгыяте игенчеләре тарафыннан 5 мең гектар мәйданда яңа уңышка нигез салыначак. Басуларга 2 чәчү комплексы, шулай ук тырма, культиватор, кәтүк агрегатлары керәчәк, 2 «RSM - 2375», 2 “Т-150”, 4 “МТЗ- 12.21”, 2 “МТЗ-80”, 3 “К- 700”, “К-739”. “ХТЗ-17.21” һ.б. техникалар катнашачак. Гомумән алганда, җәмгыять запас частьләр белән тәэмин ителгән, механизаторлар җитәрлек, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кайтарылган.

«Урал» җәмгыяте елныңелында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча алдынгылар рәтендә бара. Биредә авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарьлар ремонты сыйфатлы башкарылган. Язгы культуралар 3600 гектар мәйданны биләячәк. Әйтергә кирәк, монда, нигездә, заманча һәм югары җитештерүчәнле техникалар били. Җәмгыять игенчеләре чәчүне өч комплекслы агрегат, шул исәптән ике «Цитан», бер «Кондор», 4 «Агротрон», 2 «К-700», 2 «МТЗ» техникасы белән эшләргә ышаныч тота. Язгы кыр эшләре кампаниясен башкарып чыгу өчен минераль ашлама, шулай ук ягулык-майлау материаллары, орлык тупланган.

«Маяк» кооперативыязгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килгән. Әлеге мөһим кампаниядә катнашасы барлык төр техника тиешенчә ремонтланып, стартка баскан. Барлыгы 4 мең гектарда яңа уңышка нигез салу планлаштырыла. Моның өчен җитәрлек күләмдә, кондициягә җиткерелгән сыйфатлы орлык тупланган. Маяклылар бодай, арпа, борчак, берьеллык үләннәр, кукуруз үстерергә җыеналар. Кыр эшләре вакытында ремонтчылар бригадасы һәрчак әзер сафта торачак.

Р.Мусин ис. җәмгыятьнең техника паркы - тулы тәртиптә. Авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, чәчкеч, культивация агрегатлары көздән үк ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Бары тик көйләү, комплектлау эшләре генә калган. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама, орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган. Кооперативның тракторлары дәүләт техник карауларын үтеп, механизаторлар белән комплектланган.

М.Гәрәев ис. кооператив җитәкчелеге, игенчеләре техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә ел да игътибар белән карый. Зона тикшерүләрендә күренүенчә, һәр өч бригаданың да (Төйлегән, Иләкшиде, Бишкурай) авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлек торышы уңай бәһа алды. Алар үз көчләре белән ремонтны сыйфатлы башкарып чыккан. Ягулык – майлау материаллары, чәчү орлыгы, минераль ашламалар белән проблемалар юк.

«Мир» җәмгыятенең Карабаш, Иштирәк, Яңа Күктау бригадаларында техника ремонты яхшы оештырылган. Тырмалар, чәчкечләр, кәтүкләр, культиваторлар төзәтелеп әзерлек сызыгына куелган. Язгы кыр эшләре кампаниясен 6 мең гектар мәйданда башкару планлаштырыла. Анд а 21 техника берәмлеге катнашачак. Быел яңа тырма агрегаты алынган. Биредә ягулык-майлау материаллары кайтарылган, чәчеләсе орлыкларны агулый башлаганнар. Мөһим кампаниядә 5 студент практикант та катнашачак.

М.Горький ис. кооператив игенчеләре үз көчләре белән ремонтны сыйфатлы башкарып чыккан. Агымдагы елда мөһим кампанияне 4744 гектар мәйданда башкару күзаллана, анда бодай, арпа, карабодай, борчак, берьеллык үләннәр, кукуруз чәчү планлаштырыла. 3 “К-700”, 4 “Т- 150”, 3 “МТЗ-12.21”, 6 “МТЗ- 80”, 3 “КамАЗ”, тырма, чәчкеч, культиватор, кәтүк агрегатлары катнашачак. Ягулык – майлау материаллары, чәчү орлыгы, минераль ашламалар җитәрлек тупланган.

“Урожай” ширкәте хезмәткәрләре, һәр елдагыча, техника ремонтын сыйфатлы һәм вакытында башкара. 26 берәмлек төрле маркадагы трактор шушы көннәрдә техник карауларны уңышлы үткән. 13 тырма, 4 кәтүк, 5 культиватор агрегатлары, 5 чәчү комплексы көйләнеп куелган. Техника паркы яңартылып тора, быел “Кировец” тракторы, “ХоршМаэстро” чәчү агрегаты алынган. Ягулык-майлау материаллары, ашламалар әзер, орлыклар агуланган. Эш ике сменада башкарылачак.

“Илеш” кооперативында техника каралып, сафка бастырылган. Чәчүдә катнашачак 13 берәмлек трактор - төзек хәлдә, тагылма инвентарьлар көздән үк ремонтланып, каралып, яланга тезелеп куелган. Язгы кампаниядә 4 чәчү, 4 культиватор, 6 тырма, 3 кәтүк агрегатлары катнашачак. Җир куенына кертеләсе чәчү орлыклары кондициягә җиткерелгән, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары тупланган.

«Илеш МТС» җәмгыяте игенчеләре, һәр елдагыча, чәчүне активлык һәм оешканлык белән каршылый. Хуҗалыкның техникалары Андреевкадагы машина-трактор паркында тупланган. Биредә тармакны үстерү юнәлешендә барлык мөмкинлекләр файдаланыла, агротехник чаралар тиешле рәвештә башкарыла, прогрессив алымнар кулланыла. Язгы кыр эшләренә җәмгыятьнең техникаинвентарьләре – әзерлек сызыгында.

Александр Ким крестьянфермер хуҗалыгында агымдагы елда 1500 гектар мәйданда мөһим чәчү кампаниясен башкару планлаштырыла. Тракторлар тиешенчә әзерләнгән, тагылма инвентарьләр тәртипкә китерелгән – көйләнгән, буялган, майланган. Чәчү орлыгы җитәрлек тупланган, ягулык – майлау материаллары, минераль ашламалар бар.

Гыйлемҗан Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре 6500 гектарда яңа уңышка нигез салырга әзерләнгән. Биредә чәмле хезмәт, яхшы әзерлек әллә кайдан күренеп тора. Игенчеләрнең кәефе күтәренке, алар киләчәк уңышка нигез салуны кыска вакытта тәмамлап чыгу нияте белән яши.

Илмир Ихсанов КФХсында тракторлар чәчү сезонына әзер. Хуҗалык 5361 гектарда чәчү эшләре башкарырга планлаштыра. Техника паркы заманча яңа техникалар белән яңартылган, элеккеләре исә ремонтланып, тәртипкә китерелгән. Язгы кыр эшләрен нәтиҗәле үтәп чыгу өчен орлык, ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама җитәрлек күләмдә тупланган.

Куйбышев ис. кооператив язгы кыр эшләренә әзерлек белән килгән. Биредә авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарьләр ремонты механизаторларның үз көчләре белән сыйфатлы башкарылган. Язгы кыр кампаниясен 6005 гектарда үтәү күзаллана. Яңа техникалар да кайтарылган. Чәчү орлыклары да җиткелекле күләмдә тупланып, чистартылып куелган.

Дамир Хәсәнов крестьянфермер хуҗалыгында мөһим кампанияне үз көчләре белән башкару өчен җитәрлек техника тупланган – “К-700”, «МТЗ-12.21», 3 «МТЗ-82» тракторлары, чәчү, җир эшкәртү агрегатлары, 2 «ЗИЛ» автомашинасы бар. Алар бүгенге көндә каралып, әзерлек сызыгына куелган. Агымдагы елда 450 гектар мәйданда яңа уңышка нигез салуны планлаштыралар.

Альберт Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгында тракторлар һәм тагылма инвентарьлар каралып , сафка бастырылган. Биредә агымдагы елда 1800 гектарда чәчү эшләрен башкару планлаштырыла. 2 «МТЗ-12.21», 3 «МТЗ-82», 2«К-701» тракторлары, 2 «ЗИЛ», ”ГАЗ- 53” автомашинасы төзек хәлдә, тагылма инвентарьлар ремонтланып, каралып, яланга тезелеп куелган. Җир куенына кертеләсе чәчү орлыклары кондициягә җиткерелеп, әзерләнгән.

Ильшат Шәйхетдинов КФХсында техника – әзерлек сызыгында. 250 гектар мәйданда бөртекле культуралар, 80 га кукуруз, 100 га берьеллык үләннәр үстерергә ниятли хуҗалык җитәкчесе. Кыр эшләрендә 5 берәмлек техника, шул исәптән 2 «МТЗ-82», “К-700”, «МТЗ- 12.21», «ДТ-75» тракторлары катнашачак.

XXII партсъезд ис. кооперативның өч бригадасында да (Базытамак, Чияле Әтәч, Ташкичү) ремонтны намуслы башкарып чыкканнар.Мөһим кампаниядә 15 берәмлек техника катнашачак. Барлык агрегатлар да каралып, тиешенчә тәртипкә китерелгән. Орлыклар кондициягә җиткерелгән, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары тупланган.

«Игенче» крестьян-фермер хуҗалыгында 16 берәмлек трактор һәм машина катнаша, алар тагылма инвентарьлар, механизаторлар белән комплектланып куелган. Язгы чәчү эшләре 3040 гектарда башкарылачак, шул исәптән 237 га–уҗым культуралары. Кыр эшләре бер сменада башкарылачак.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: