-Һава торышы уңай тора, ә язгы кыр эшләре өчен бездә барлык кирәкле ашлама, ягулык, төп авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары запасы һәм җитәрлек күләмдә авыл хуҗалыгы техникасы бар, - дип билгели җәмгыятьнең баш агрономы Рәмил Нәбиев. - Узган елның көзендә 550 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырдык, шуның 230 гектары - бодайның яңа ЭН Тайгета сорты. Аны КАС – карбомид-аммиак катнашмасы белән тукландырдык. Уҗымнар торышы 100 проценты белән яхшы хәлдә.
Бүгенге көндә Исанбай бригадасында борчакның Марат сорты җир куенына салына. Планга ярашлы, ул 1300 га чәчеләчәк. Басуларда “СЗ-5.4” агрегатында Борис Шәңгәрәев һәм Азамат Мөхәмметдинов тырышлык сала. Торачы бригадасында “Цитан-12000” агрегатында Инсаф Исламов һәм Рифкать Сәлимов җитештерүчәнлек күрсәтә. Моннан тыш, әлеге бригадаларда игенчеләр 4 “Хорш” комплексында арпаның (план – 1700 га) Тевкеч һәм Памяти Чепелева сортларына нигез сала. Дым запасы яхшы. Барлыгы 6500 га якын гектарда иртә культуралар чәчү планында торабыз. Моннан тыш, 2000 га кукуруз игеләчәк. Механизаторлар җиң сызганып эшкә җигелде, һәркайсы үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Әлегә бернинди тоткарлыклар юк, иң мөһиме - тырыш, уңган, фидакарь егетләребез бар. Табигать тә матур көннәре белән сөендерә, - дип канәгатьлеген белдерә баш белгеч.
Җәмгыятьтә басу эшләре ике сменада башкарыла. 10 “КамАЗ”, 2 “ГАЗ-53” автомашиналарын хезмәтләндерүче водительләр өзеклекләрне булдырмыйча, кондициягә җиткерелгән, агуланган орлыкларны, ашламаларны өлгертеп ташып тора.
Эшчеләр көнгә өч тапкыр эссе аш белән тәэмин ителә. Аларга поварлар Рифа Бикташева һәм Ләйсән Нафыйкова тәмле ризыклар әзерли.
Күренүенчә, урожайлылар мөһим кампаниягә зур оешканлык белән килгән, җитәкчелек тә, авыл хезмәтчәннәре дә язгы чәчүнең мөһим булуын аңлап, киләсе уңыш өчен тир түгә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.