Кооперативны игенчелекнең югары культурасына ия хуҗалык, дип һич арттырусыз әйтергә була. Бу аларның басучылыкта мул уңыш алуы белән генә түгел, ә чәчү әйләнешенә ел саен яңа культуралар кертүе белән дә билгеләнә. Быелгы чәчүне дә нәкъ шундый тырышлык белән тәмамлаганнар. Көйле техника, җитәрлек ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлык, иң мөһиме, тәҗрибәле механизаторлар – болар барысы да 4836 гектардан артык мәйданда эш башкарырга мөмкинлек биргән. Кооперативның баш агрономы Искәндәр Авзалов сүзләренә караганда, чәчү орлыклары тиешле кондициягә җиткерелеп, басуга чыгар алдыннан агуланган. 1586 гектарда арпаның Памяти Чепелева, Саша, Паустиан, 1820 гектарда бодайның Коликсо, Архат, Нерда, 188 гектарда борчакның Нарат, Рокет сортлары, шулай ук 452 гектарда берьеллык үлән җир куенына кертелгән. Чәчүдә механизаторлар Василий Соборь (“Кировец-741»), Әнфир Шәйморатов (“Кировец-739»), Дамир Хәбибуллин (“Агрополо”), Вәдит Нигъмәтов (“HANWO”), Ирек Мөхәммәдиев (“Джондир”), водительләр Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Илшат Фәтхетдинов, Радмир Хуҗин, Ришат Рамазанов, Вячеслав Новиков, кәтүкләүдә Данис Әзеһәмов (МТЗ-12.21), Айнур Ситдыйков намуслы хезмәт башкарган. Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Басуларның уңдырышлыгын күтәрүгә дә ныклы игътибар бирелә. Әлеге максатта агымдагы елда һәр гектарга бер центнер матдә исәбеннән (физик авырлыкта) минераль ашлама кертелгән.
Мал азыгы культуралары барлык чәчүлекләрнең 40 процентын били. Бүген механизаторлар 700 гектар мәйданда үстерү планлаштырылган кукуруз чәчүне төгәлли. Әлеге басуларны эшкәртүгә иң уңган тракторчылар җәлеп ителеп, кәтүкләүне Вахит Галимов (“МТЗ-82”), культивацияләүне Рәмил Заһитов, Фәйләс Минәҗев (К-700”) башкарса, нигез салу куәтле “HANWO” тракторына агрегатланган “Хорш” чәчкечен хезмәтләндерүче Вәдит Нигъмәтовка, “МТЗ-12.21” дә Азат Гәрәевка ышанып тапшырылган. Орлыкны, минераль ашламаны “ГАЗ-53” машинасында водитель Радмир Хуҗин, “ЗИЛ” машинасы белән Вячеслав Новиков ташып, мөһим кампаниягә үз өлешен кертә. Көннәр җылытуга 250 гектар мәйданда карабодай, 156 гектарда соя культурасын җир куенына кертү планы тора. Әлеге вакытта Илфир Сираев “К- 700” тракторы белән беренче катка карабодай мәйданнарын культивацияли. Химик утауга, сенаж салуга, мал азыгы хәзерләүгә техника әзерлек сызыгына куелган.
Кыскасы, уңышка ышанычлы нигез салып, көзне бура тулы ашлык, мул мал азыгы запасы белән, барыннан элек, игенче намусына тугры булып каршылау максаты белән эшли, яши куйбышевлылар.
Лилия ЙОСЫПОВА.