Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль , 14:00

Һәр сәгать – нәтиҗәле

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен “Илеш МТС” җәмгыятендә хезмәт фронты киң җәелдерелгән

Һәр сәгать – нәтиҗәле
Һәр сәгать – нәтиҗәле

Кышлату чорында терлекчелек тармагында мул продукция җитештерү һәм аны реализацияләү өчен төпшарт булып мал азыгының мул һәм төрле булуы тора. Әлеге вакытта район авылхуҗалыгы предприятиесе уңганнары шушы хакыйкатьтән чыгып, бүгенге көндә ферма маллары өчен азык хәзерләү хәстәре белән мәшгуль.

“Илеш МТС” җәмгыятенең бер генә сөтчелек фермасы булса да, мөмкин кадәр күбрәк азык запасы булдыру мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелган. Шуңа да механизаторлар эшкә актив тотынган – сусыл азыклар хәзерләү яхшы гына темпта алып барыла. Биредә эшләгән кад рлар тәҗрибәле, аларга эшне өйрәтеп торасы юк, басуларда иртә таңнан кичкә кадәр техника тавышы тынмый. Табигать сынауларына рухи көчне каршы куеп, булган яшел массаны түкми-чәчми ферма янына туплау максаты белән эшли алар. 

Күмәк көч белән Теләкәй фермасына 160 тонна печән кайтарып, өеп куелган. Бу эшнемахсус бригада башкарган. Хәзер алар 120 гектар мәйданны биләгән берьеллык үлән басуында эш алып бара – сенаж салалар.

“МакДон”, “ДОН-680”комбайннарын хезмәтләндерүче Павел Иванов белән Ревенер Фәзуллин урган массаны тәҗрибәле водительләр Рүзил Шафыйков, Фәнүр Хәйретдинов ( “ ГА З - САЗ), механизатор Рәзил Мәхмүтов (“МТЗ-12.21”) зур өлгерлек белән базга ташыйлар. Уңган механизатор Фларис Шәйбаков китерелгән яшел массаны тыгызлап, таптатуда зур тырышлык күрсәтә. Рәвис Акмалов учет эшен төгәл алып бара.Әйтергә кирәк, малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булуын истә тотып, биредә 1200 т тупланган бер баз таләпләргә туры китерелеп капланып куелган. Икенче базга 1000 тонна сенаж салу планлаштырыла.

Әйе, мал азыгы хәзерләү өчен - иң кулай вакыт. Шуның өчен аннан файдаланып калырга тырышалар МТСлылар. Төп максатлары – терлекчелек продукциясе мул булсын һәмикътисадны күтәрүгә этәреш ясалсын. Шул рәвешле, һәр шартлы башмалга 33 ц сусыл азык әзерләү максаты белән эшли җәмгыять коллективы. Җитәкчелек, белгечләр, урта звено кадрлары тарафыннан эш оештыру барышына анализ яса-ганда, малларның тук кышлаячагына тулы ышаныч бар.

Автор: Лира Гәрәева.

Һәр сәгать – нәтиҗәле
Һәр сәгать – нәтиҗәле
Һәр сәгать – нәтиҗәле
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: