Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль , 15:00

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!

Алдан хәстәрлек күрелә

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!
Ферма ремонтына – ныклы игътибар!

Малларны уңышлы кышлатып чыгару өчен фермаларга, мал торакларына тиешле ремонт эшләре башкару - бүген көнүзәк бурычлардан. М.Гәрәев ис., XXII партсъезд ис. кооперативларда, “Урожай” токымчылык заводы, “Илеш МТС” җәмгыятьләрендә ферма ремонты яхшыоештырылган.

Бу җәһәттән “Мир” җәмгыятендә дә бүгенге көндә алдагы кышлатуга ныклы әзерлек хәстәре күрелә, сөтчелек фермалары кышкы шартларда эшләүгә әзерләнә. Хуҗалыкта 2 сөтчелек фермасы булып, анда 597 баш мөгезле эре терлек асрала.

Әлеге вакытта Иштирәк сөтчелек фермасында кызу хезмәт кайный. Биредә елдан-ел терлек саны арта килә һәм аларны асрау өчен мал тораклары таләп ителә. Шуны исәптә тотып, хуҗалык җитәкчелеге тагын бер торак төзү турында карарга килгән. Бинаны март аенда тергезә башлаганнар. Барлык эшләр җәмгыять директоры Раил Ганиев, ферма мөдире Азат Нәсруллинның ныклы контроле астында бара. Авыл уңганнары Азат Гыйльметдинов белән Азат Гарипов вакыт белән исәпләшмичә, бар тырышлыкларын салып көч түгә.

Башка мал тораклары, савым заллары да тазартылып, тәртипкә китерелгән. Алдагы көннәрдә агартып, дезинфекция үткәрергә ниятлиләр. Шулай ук, Карабаш сөтчелек фермасында да төзекләндерү эшләре югары темпларда оештырылган. Биредә сыер тораклары тирестән тазартылган, яңа азык өстәлләре урнаштырылган. Ремонтчылар тирес түгү механизмнарны урнаштыру, идәннәрне яңарту эшләре белән мәшгүль.

Әйе, “Мир” җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан терлекчеләргә ит, сөт җитештерү өчен тиешле мөмкинлекләр булдыру хәстәрлеге күрелә. Моңа җавап итеп, алар алдагы кышлатуны уңышлы уздырырлар, дигән тулы ышаныч бар.

Автор: Лира Шамилева.

Ферма ремонтына – ныклы игътибар!
Ферма ремонтына – ныклы игътибар!
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: