Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август , 11:00

Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирер

Терлекчелектә мул продукция алуга булышлык итүдә мөһим факторларның берсе - малларны уңайлы шартларда асрау. Бу җәһәттән, XXII партсъезд ис. кооперативта урак, мал азыгы хәзерләү белән беррәттән, фермалар ремонтына да ныклы игътибар бирелә.

Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирер
Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирер

Ул ел саен заман таләпләреннән чыгып башкарыла. Әлеге вакытта хуҗалыкта ремонт эшләре оешкан төстә бара. Кооперативта ике сөтчелек фермасы булып, анда 780 баш мөгезле эре терлек асрала. Малларны җәйләүләргә чыгару белән аларда кышлату чорына әзерлек башланды. Моның өченкышкы айларда ук башкарылачак эш күләме билгеләнгән һәм ремонт өчен таләп ителгән материаллар тупланган.

Яңа Нәдер сөтчелек фермасында ремонт эш-ләре киң колач алган. Аны ферма мөдире Рәүф Кәлимуллин җитәкчелегендәге Олег Миннетдиновны, Илшат Гыйбәдуллинны, Рәмзил Сәетовны берләштергән ремонт бригадасы сыйфатлы итеп башкаруга үз көчләрен сала. Ферма территориясе тиресләрдән тазартылып, чүп үләннәре чабылган. Яшь үрчемнәр торагына дезинфекция үткәрелеп, агартып куелган. Сыерлар торагының да тирә-ягы тазартылып, коймалары, улаклар яңартылган. Барлык торакларда да тирес түгү механизмнары, су эчергечләр төзекләндерелә.

Әйтергә кирәк, Мари-Мәнәвез сөтчелек фермасында да кышка әзерлек тулы куәтенә бара. Нияз Сәетов, Илгиз Әхмәтов, Илгиз Гыйльметдинов ремонт эшләрен башкаруда өлгерлек күрсәтә. Сыерлар торагының идәне алыштырыла, су системасы линияләре, тирес түгү агрегатлары ремонтлана. Шулай ук дезинфекция һәм буяу-агарту эшләре калган, фураж склад түбәсе дә яңартыла.

“Ремонт эшләренә читтән кеше җәлеп ителмәде. Ремонтчылар үзләренә йөкләтелгән бурычны теләк белән башкара,” - ди кооперативның баш зоотехнигы Рәфит Ахунов.

Мал азыгын да җитәрлек күләмдә хәзерләүне бурыч итеп куйган кооператив уңганнары. Бүгенге көндә хуҗалыкта 4800 тонна сенаж, 186 тонна печән тупланган.

Күренеп тора, XXII партсъезд ис. кооператив уңганнары оешканлык белән һәр көнне нәтиҗәле файдаланып, планлаштырылган эшләрен вакытында башкарып чыгарга омтыла. Гомумән, маллар җәйләүдән кайтуга фермалар төзек һәм кышкы шартларда эшләүгә әзер булачак.

Лира Кәбирова.

Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирер
Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирер
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: