Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 август , 12:00

Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым

Республикада заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләре, индустриаль тибындагы предприятиеләр саны арта бара, аларда комплекслы чаралар кулланылып, заманча терлекчелек биналары төзелә, инновацион җиһазлар, технологияләр һәм нәселле терлек сатып алына. Шундый инвестицион проект - сөт комплексы райондагы «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә нәтиҗәле эшли.

Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым
Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым

Заманча фермалар - хезмәтне нормаль оештыру, төгәл төзелгән технологик процесслар, чималны эшкәртүнең зур күләмнәре.
(Республика Башлыгының 2023 елның 10 февралендә Илеш районына эш сәфәре вакытында аралашудан)

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте алдынгы агросәнәгать комплексы предприятиесе районда югары хезмәт күрсәткечләре белән генә түгел, алга таба карап эш итүче, яңа технологияләр белән эшләүче хуҗалык булуын республика күләмендә раслады. Бүгенге көндә биредә район буенча иң күп сөт савыла. Ел башыннан шушы чорга 118394 центнер сөт савып алганнар.

БР Башлыгы Радий Хәбиров районда эш сәфәре барышында предприятиенең эшләр торышына югары бәһа биргән иде.

Җәмгыятьнең яңа комплексында өч сыер торагы, саву залы, бозаулар торагы, шулай ук инженер-техник инфраструктура яңа технология буенча төзелгән һәм ул арзанга төшкән. Түбәсе урынына биредә җылытылган тент, җылыткычлы бетон стеналар, идәннәргә җылылык торбалары куелган. Азык цехы төзелгән.

 Сыер торагы югары продуктлы маллар белән тулы, аның бер өлеше Израильдә җитештерелгән «Афимилк» залында савыла. Биредә көтү белән идарә итүнең заманча системасы кертелгән. 200дән артык программа сөт комплексының һәм һәр сыерның җитештерү эшчәнлеген контрольдә тота. Сыерның активлыгы, сөтнең майлылыгы яки кислоталылыгы буенча система маллардагы авыруны диагностикалый ала.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, агросәнәгать һәм фермерлык хуҗалыкларында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Бу күрсәткечләр буенча Илеш районы икенче урынны били. Ә монда «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең өлеше зур, чөнки районда алар тулай савым буенча иң күп продукция алуга ирешә.

Бүгенге көндә яңа комплекста 1100 савым сыеры һәм 310 бозау асрала. Ел башыннан тулай савым 118394 центнер тәшкил итсә, бер сыердан уртача савым 6331 кг туры килә. Көндәлек 53 т сөт савып алына, шуның 50 тоннасы «Бәләбәй» сөт комбинатына реализацияләнә.

Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелегендә бердәм һәм тату коллектив тупланган. Биредә бары тик ир-ат саву операторлары булып, алар ике сменада эшли. Фларит Гыйльметдинов, Рүзил Вәлиев, Денис Хаматириялов, Вил Латыйпов, Ильяс Ваншин, Евгений Тарасов, Зөлфир Сабирҗанов үзләренә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Ферма управляющие Радик Харисов, малларны ясалма орлыкландыру технигы Илһам Галиханов, терлекче Юрий Калитов, бозау караучылар әниле-кызлы Әнфисә һәм Сабрина Сабирҗановалар үз һөнәрләрен белеп башкара.

Хуҗалык токымлы мөгезле эре терлек үрчетү буенча нәсел репродукторы булып тора, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы таныклыгына ия. Нәселле терлек районның башка хуҗалыкларына, шулай ук республика буенча һәм аннан читтә булган төбәкләргә дә сатыла. Әлеге көндә биредә кара-чуар, голштинская токымлы сыерлар карала.

Шунысы игътибарга лаек, биредә заманча технологияләр кулланылып, шулар рәтендә яңача алым файдаланыла, ягъни терлекләргә радио тыңлаталар, арытаба классик композиторларның музыкаларын куюны күз уңында тоталар. Шул рәвешле малларны тынычландыру, нәтиҗәдә савымны арттыру максатында әлеге ысул кулланыла.

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар МӨХӘРЛӘМОВ:

- Урожайлылар заман яңалыклары белән беррәттән бару нәтиҗәсендә, производствоны күтәрү юнәлешендә алга атлый һәм шактый уңышларга ирешә. Республика күләмендә нинди генә программа булдырылмасын, һәркайсында актив катнашып, хуҗалыкны дөрес юнәлештә алга әйдәү максатында эшлибез. Әле күптән түгел Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестсәгать»тә катнашып, заманча товарлыклы - сөтчелек фермасы, 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим иттек. Шул рәвешле, 1,4 млрд сумлык әлеге проект алынган сөт күләмен тәүлегенә 35 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм, әлбәттә, җитештерүдә өстәмә эш урыннары булдырылачак.

Гомумән, прогрессиссив алымнарны, заманча камилләшкән технологияләрне куллану, иң мөһиме хезмәткәрләрнең тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә тармак арытаба да үсеш алуын дәвам итә. Шуңа күрә хуҗалык терлекчелек тармагын җитештерүчәнле эшләтүгә ирешеп,мул продлукция алып, районда гына түгел, республикада да алдынгы позицияне били.

Лира ГӘРӘЕВА.

 

Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым
Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым
Алдынгы технологияләр - киләчәк уңышка ныклы адым
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: