Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август , 11:00

Көне ел туйдырыр вакыт

Бүген игенчене бары тик бер нәрсә: тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу мәсьәләсе борчый. Бу аңлашыла да, һава торышының тотрыксыз булуы нәтиҗәсендә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара алмый. Шулай да авыл уңганнары аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтә. Бу җәһәттән XXII партсъезд ис. кооперативның хезмәтчәннәре сынатмый.

Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт

Без аграрийларыбызны техниканы лизингка алырга этәрәбез, киләчәктә алар безгә рәхмәтле булачаклар. Авыл хуҗалыгын модернизацияләү - мөһим моментларның берсе.
(Башкортстан республикасы Башлыгы Радий Хәбировның БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдәге чыгышыннан. 2020 елның 7 декабре).

Әйтергә кирәк, хуҗалыкны Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Неля Әхмәтова җитәкли. Җиде ел эчендә предприятиедә уңай үзгәрешләр күп булды: хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артты, түләүләр вакытында башкарыла; автотрактор паркы даими яңартыла; терлекчелек биналарына ремонт ясала; яңа технологияләр кертелә.

Соңгы елларда күп кенә техника лизингка алынган. Атап әйткәндә, машина-трактор паркы “К-739” тракторы, ике - ашлык, мал азыгы уру комбайннары, “Туман-3” үзйөрешле сиптергеч, “КСУ-1” үзйөрешле чапкыч, шулай ук тагылма һәм асылмалы башка җайланмалар белән тулыландырылган. Һәм болар барысы да ачык һавада түгел, ә күптән түгел эре габаритлы техниканы саклау өчен эшләнгән 1800 кв.м мәйданлы махсус складка урнаштырылган.

Агымдагы елда хуҗалык игенчеләре тарафыннан 2857 гектарда бөртеклеләр, техник культуралар - 395 га көнбагыш, 194 га соя уңышын җыеп алу планлаштырыла. Моның өчен уңай шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Эшчеләрне өч тапкыр ашату оештырылган, хезмәт хаклары вакытында түләнә.

Без барганда хуҗалыкның 96 гектарлы арпа басуында мөһим кампаниянең гөрләгән вакыты иде. Басу киңлекләрен бер-бер артлы куәтле комбайннар иңли, аларның бункерыннан гәрәбәдәй бөртекләр машина әрҗәсенә бушатыла. Ә ашлык төялгән машиналар ындыр табагына юл тота. Һәр тарафта эш яхшы оештырылган, һәркем үз вазифа - бурычларын белеп, җаваплы һәм намуслы башкарырга омтыла. Бригадирлар Илнур Хәмидуллин, Рәмзил Галлямов һәр тарафта эшне контрольдә ныклы тота.

Әлеге көндә арпаны суктыруга 4 комбайн җәлеп ителгән. «Палессе» комбайнын хезмәтләндерүче Алмаз Суфиянов, Азамат Йосыпов, Хәйдәр Латыйпов, Илнар Сәгабиевлар, «КамАЗ», «ЗИЛ» автомашиналары водительләре Илгиз Баязитов, Барый Шәрәфисламов, Фәнил Вәлиев аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга, техниканы җитештерүчәнле эшләтергә тырыша.

Базытамак ындыр табагына кайтарылган ашлык вакытында тазартылып, киптерелеп, келәтләргә урнаштырыла. Узган елда ашлык киптерү җайланмасын электрдан дизель ягулыгына күчергәннәр, аның ике бункеры 150 тонна ашлык сыйдыра, аны бер йөкләнештә киптерергә мөмкин. Ындыр табагында Айнур Сәлимгәрәев, Денис Әкраметдинов, Илнар Гыймазов, Салават Сәлимгәрәев тырышып хезмәт сала.

«МТЗ-82», «МТЗ-12.21» тракторларына тагылган пресс-җыйгыч белән Рәүфәл Әхмәдуллин, Юрий Зубцов саламнарны пресслап бара. Уңган механизатор Айнур Әлләмиев «К-700» тракторына тагылган җир эшкәртү агрегаты белән кышкы арышка җир әзерли.

Неля ӘХМӘТОВА, кооператив рәисе:

-Һава торышы көйсезлеген күрсәтсә дә, без кәефләребезне төшермибез. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз. Монда инде кооператив хезмәтчәннәренең хезмәте, шулай ук заманча техникаларның булуы бәһалап бетергесез.

Әйе, кыр батырларының кәефе яхшы. Шулай булмыйча, басу-кырларда ярыйсы гына уңыш үстерелде. Вакытны кулдан ычкындырмый, иртә таңнан төнгә чаклы басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык, дигән әйтемне исәпкә алып эшлиләр. Бүген игенчеләр алдында зур бурычлар тора. Хәзер уракта һәр минут кадерле. Уңышны тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу гына кала. Ә партсъездлылар сыната торганнардан түгел.

Лира КӘБИРОВА.

Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Көне ел туйдырыр вакыт
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: