Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 август , 10:10

Игеннәр шавында – комбайннар тавышы

«Илеш МТС» җәмгыяте басулары иртәдән кичкә кадәр техникалар тавышыннан гөрләп тора.

Игеннәр шавында – комбайннар тавышы
Игеннәр шавында – комбайннар тавышы

Бүген район хуҗалыкларында иксез-чиксез басуларда үстерелгән тук башаклы игеннәрне җыеп алу өчен көрәш бара. Тотрыксыз һава шартларында яңгырлар башланганчы дип, аграрийлар көн – төн белән исәпләшмичә игенне тезмәләргә сала, ашлык суктыра.

“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән башлап, заман авырлыкларына карамыйча эшләүче генә түгел, ә эшчәнлеген яшәеш куйган таләпләрдән чыгып оештыручы, кирәк икән, үзгәртеп корып, алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы хуҗалыгы. Өстәвенә, җәмгыять орлык җитештереп сатуга махсуслашып, бу юнәлештә дә ырамлы эшчәнлек алып бара, ел саен район хуҗалыкларына төрле культуралар орлыгы әзерләп сата. Шулай ук районда шикәр чөгендерен үстерүче бердәнбер хуҗалык исәпләнә. Узган елда әлеге культура 250 гектар мәйданда игелсә, агымдагы елда – 500 г. Җәмгыять белән перспективалы һәм алга карап яшәүче директор Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе Рәвис Зарипов җитәкчелек итә. Алар җәмгыять басучылык, терлекчелек тармакларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, ел да муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә «Илеш МТС» җәмгыяте уңганнары икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык сала. Җәмгыятьнең җәйрәп, тулышкан башакларын түбән иеп, талгын җилгә дулкынланып яткан иген басулары иртәдән кичкә кадәр гөр килә. Диңгезләрне гизгән караблар кебек басуларны куәтле комбайннар иңли.

Мөһим кампания чорында алар алдында 530 гектар мәйданда бөртекле урып-җыю эшләрен башкару бурычы тора. Бүген аның 270 гектарында уңыш җыеп та алынган инде. Бу планга карата 51 процент дигән сүз.

-Быелгы ел яңгырлары белән комачаулык тудырса да, урып-җыю нәтиҗәләре елына күрә яхшы гына: бөртеклеләр һәр гектардан уртача 24 центнерга якын уңыш бирә, - ди урып-җыю эшләрен контрольдә тотучы баш инженер Динар Габдрахманов.

Без килгәндә 270 гектардагы арпа басуында эшнең кызган мәле иде. Югары җитештерүчәнле 2 «Палессе» комбайнында комбайнчылар Иршат Фәррәхетдинов, Рәзил Мәхмүтов ашлыкны суктыра. Алдынгы водительләр Рүзил Шафыйков, Фәнүр Хәйртдинов «ГАЗон Next» машинасында тоткарлыксыз ашлыкны ындыр табагына ташып тора. Алар көненә 13-15шәр рейс ясарга өлгерә. Кыр батырлары әлеге вакытта 260 гектар мәйданны биләгән бодай басуында тир түгә.

Яңа уңыш көнендә тазартылып, орлыкка, фуражга салына. Монда Теләкәй ындыр табагында управляющий Фәнзил Закировның, машинистлар Ринат Бакиевның,эшчеләр Гүзәл Садированың, Нәзлия Мөхәммәтҗанованың, киптерү агрегатында эшләүчеләр Васил Сәитгалинның, Сергей Макаровның хезмәте мактауга лаек.

Игеннәр урып суктырылган басуларда салам пресслана. Рулоннар Теләкәй фермасы янына ташыла. Бүгенге көнгә 120 гектар мәйданда эш башкарылып, барлыгы 300 тонна салам ферма янына кайтарып өелгән.

Шулай ук җир эшкәртү дә тулы куәтенә бара. Туңга сөрүдә Фларис Шәйбәков җитештерүчәнле эшли.

Игенчеләргә ике тапкыр туклану оештырылган, дәртләндерү чаралары да каралган. Шуны да билгеләргә кирәк, басуда янгын сүндерү машинасы һәм эретеп-ябыштыру агрегатлары дежур торып, аларны хезмәтләндерүче Алмаз Гасимов һәрвакыт ярдәмгә әзер.

Күренүенчә, кояшлы көнне нәтиҗәле файдаланып, һәр эшкә өлгереп калырга тырышып, җиң сызганып хезмәт салалар биредә. Әлбәттә, тырышлык бушка китми, матур нәтиҗәләрен күрсәтә – урып-җыю эшләре буенча «Илеш МТС» җәмгыяте алдынгылар сафында.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: