Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 сентябрь , 15:00

Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный

«Урал» җәмгыяте эшчәннәренең авыл хуҗалыгының һәр тармагында адымнары ышанычлы, эш нәтиҗәләре куандыра, планнары да матур. Бүгенге көндә басуларда игеннәрне урып-җыю тулы куәткә бара. әйтергә кирәк, комбайннар уракка ныклап әзерләнгән. Ул җәмгыять директоры Елена Ибраһимованың, белгечләрнең эшне тиешенчә оештырып, хезмәтчәннәрнең үз бурычларын намуслы башкаруында күренә. Яңа, куәтле техникалар эш барышын җиңеләйтә, урып-җыю срогын тизләтә.

Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный
Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный

Безнең хәбәрчеләр төркеме килгәндә җәмгыятьнең арпа басуында уракның кызган мәле иде. 4 комбайн бер-бер артлы төшеп, иксез-чиксез диңгез иңләгән кораблар сыман, иркен басуларны гизә. Көннәр яхшы торган чакта урып-җыю эшләрен тизрәк төгәлләргә кирәк. Шуңа да тырышып, кара тиргә батып эшли ялан батырлары. Тәҗрибәле механизаторлар Эльвир Шәйхелисламов, Эдуард Фәррахов, Илшат Кадраев, Марсель Габдуллин куәтле «ACROS”, “Палессе», комбайннарында бөртеклеләрне суктыра. Шоферлар Тимерсәлих Кәримов, Рәмил Әхмәдишин (“КамАЗ”) яңа уңышны ындыр табакларына ташый, алар көненә 9-10 рейс ясарга өлгерә.

Килгән рейсларга Илүсә Галимәрданова төгәл учет эшен алып бара. Басулардан кайткан ашлыклар ике «ЗАВ»та эшкәртелә. Аерып әйткәндә, орлыклар чүп-чардан чистартыла, тиешле кондициягә җиткерелә, киптерелә. Бу җаваплы эшләргә машинистлар Марат Гыймазов, Ринат Галиев идарә итә.

Салам артларыннан пресслана. Анда Ильяс Әсәдуллин, Мәүлитҗан Рәхимҗанов тырышлык сала. Рулоннарны «JCB” тракторында Альберт Иванов төйи. Водительләр Рөстәм Габдуллин, Рәмил Әхмәдишин «КамАЗ»ларда ташый. Аларны ферма территориясендә Ринат Хәйретдинов өя.

Җәмгыятьтә бүгенге көндә яңа уңышка нигез салу кебек мөһим чара башкарыла. «Агротрон Цитан» чәчү комплексында Рөстәм Габдуллин арыш чәчү белән мәшгуль. Чәчү алдыннан һәм аннан соң кәтүкләүне «МТЗ-12.21» тракторында Булат Хаҗиев башкара.

Игенчеләргә ике тапкыр туклану оештырылган, дәртләндерү чаралары да каралган. Шуны да билгеләргә кирәк, басуда эретеп-ябыштыру агрегаты дежур торып, аны хезмәтләндерүче Рәсил Фәтхелбаянов һәрвакыт ярдәмгә әзер.

Менә шулай бүген ураллылар басу-кырларда икмәк язмышы өчен көрәшә, үстергәнне түкми-чәчми җыеп алырга омтылып эшли, җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән бурычлар уңышлы тормышка ашырыла.

Лира ШАМИЛЕВА.

Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный
Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный
Һәр тарафта чәмле хезмәт кайный
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: