Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь , 09:30

Бердәмлектә – көч

“Мир” җәмгыяте эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр секундын нәтиҗәле файдаланып, уракны сыйфатлы башкарып чыгуга бар көчен сала.

Бердәмлектә – көч
Бердәмлектә – көч

Бөртеклеләр 4469 га тәшкил итеп, аның 1845 - бодай, 235 – көзге арыш, 1851 арпа, 214 – борчак, 156 - га карабодай, 168 - вика техник культуралардан 550 га көнбагыш били.

- Бөртеклеләрдән уртача гектар көче 24,7 центнер тәшкил итә. Быелгы ел өчен бу - яхшы күрсәткеч. Бөтен мөмкинлекләрне тулысынча кулланып, уракны кызу темпта алып барырга тырышабыз. Игенчеләргә көнгә ике тапкыр җылы аш ашатыла. Тир түксәң, хезмәт хакы да яхшы чыга һәм ул үз вакытында бирелә. Механизаторлар сынатмый, үзара ярышып эшли, - ди хуҗалыкның баш агрономы Айдар Сабиров.

Әйе, игенчеләр ал-ялны белми, чәмләнеп тир түгә. Комбайнчылардан Фикус Заһиров, Илнур Мостафин, Илгизәр Сәфиуллин, Таһир Шәрәфуллин, Рәсих Сираев, Фирдәт Ситдыйков, Таһир Сәфиуллин уңганлык үрнәге күрсәтә. Басулардан игеннәрне ындыр табагына “КамАЗ” автомашиналары ташый. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Рәфыйк Хәләпов, Динар Рамазанов, Әлтаф Шәемов, абыйлыэнеле Әлфир һәм Радик Гафаровлар, әтиле-уллы Әлфит һәм Артур Нәсруллиннар, Роберт Заһидуллин зур өлгерлек күрсәтә.

«Чулпан» үзйөрешле чапкыч һәм «МТЗ-82» тракторына тагылган “ЖБЗ” агрегаты белән игеннәрне тезмәләргә салучы Шамил Маликов, Илфак Калкаманов, Армен Маргарян, Әлфәрит Тимершәехов хезмәте дә мактауга лаек.

Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламнар пресслау агрегатлары керә. Фларис Закиров белән Илфат Закиров саламнарны рулоннарга төрә, Илсур Шәемов төйи. Рулоннар фермалар янына ташылып, аларны Вәсил Сәфиуллин җайлап өеп тора.

Биредә урып-җыю эшләре комплекслы алып барыла. Басуларда, уңыш җыйнау белән беррәттән, киләсе ел уңышына нигез салына. Бүгенге көнгә 400 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Аны Салават Габдрахманов улы Илдус белән башкара. Орлыкларны Әлфит Нәсруллин өлгертеп ташып тора. Культивацияләүдә Илфат Закиров, Ринат Сәлихов, кәтүкләүдә Ринат Имамов, дисклауда Азамат Вәлиуллин һәм Илгиз Габбасов хезмәт сала.

Җир эшкәртү, сөрү чаралары да башкарыла. Данил Вәлитов, Рөстәм Шәрәфуллин, Нияз Фәттахов, Рәдис Хәләпов үзләренә йөкләтелгән әлеге бурычны зур җаваплылык белән үти.

Менә шундый күләмле эшләр башкарып, һәр участокта өлгерлек, уңганлык күрсәтеп, районның гомум уңышына үзләренең лаеклы өлешен кертә мирлылар.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Бердәмлектә – көч
Бердәмлектә – көч
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: