Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 сентябрь , 11:00

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә

Аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, район хуҗалыклары игенчеләре кырларда чәмле хезмәт алып бара.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төп фактор булып техник модернизацияләү тора. Ел саен республика аграрийлары 400дән артык яңа трактор, 200 ашлык җыю комбайны, күп кенә башка заманча техника сатып алалар, - диде Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елдагы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматләрдән күренүенчә, 11 сентябрьгә барлыгы 43840 гектарда игеннәртезмәләргә салынды, 41164 гектарда суктырып алынды. Ашлыкның тулай җыемы94416 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш - 22,9 центнер.

Бөртеклеләрдән әлегә иң югары уңышны “Урожай” токымчылык заводыҗәмгыяте – 35,6 ц, И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгы – 25,7 ц, “Мир”җәмгыятендә 25,5 ц күрсәтә. Һәрвакыттагыча «Урожай» токымчылык заводыҗәмгыяте игенчеләре беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен төгәлләде.

М.Горький ис. кооператив уңганнары зур тырышлык, көч салып үстерелгән иген уңышын җыеп алу өчен иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр басу-кырларда намуслы хезмәт сала.

Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2850 гектарда чәчелгән. Кыр батырлары үзара ярышып, чәмләнеп эшли уракта.

Игеннәрне урып-сугуга куәтле 3 “NОVA” комбайны тәгаенләнгән. Аның икесе агымдагы елда алынган. Ярышны уңган механизатор Хисаметдин Сәхәветдинов белән үзенең өч дистә ел гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Тәлгать Маликов җитәкли. Бүгенге көнгә барлыгы Х.Сәхәветдинов – 6667 ц, Т.Маликов 6227 центнер ашлык бушаткан комбайн бункерыннан. Комбайнчы Фәрҗат Нурыев та алардан әзгә генә калыша. Әнә шундый уңганнар эшләгәнгә дә арышның, арпаның уңышын югалтуларсыз җыеп алган горькийлылар. Ул чистартылып Сеңрән һәм Кадер ындыр табакларындагы келәтләргә урнаштырылган.

Хәзер инде хезмәт бодай басуына күчкән. Ул 1377 гектарны били. Әле уртача уңыш 16 центнер тәшкил итә.

Басу-ындыр табагы конвеерында водительләр Иршат Нигъмәтуллин белән Гәрәйхан Исламов тырышлык күрсәтә. Алар көненә 10-12 рейс ясарга өлгерә.

- Мул уңыш үстерү , аны югалтуларсыз җыеп алу, нигездә, техниканың көйле эшләвенә, механизаторларның эшкә җаваплы каравына бәйле. Бу җәһәттән “корыч атлар” һәрвакыт - караулы, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, - ди кооператив рәисе Мансур Әхмәтов.

 Кыр батырларына ике тапкыр кайнар аш оештырылып, повар Зирина Зайцева тәмле ризыклар белән сыйлый.

Игене суктырылган участокларның шунда ук саламы эттерелеп, өелеп яисә прессланып, җире сөрү өчен әзерләнә.

Гомумән, М.Горький ис. хуҗалык игенчеләре һәр участокта эшне, елдагыча, уйлап оештыра, өстәлләрне икмәкле итү өчен көннең һәр сәгатен файдалы хезмәткә сарыф итә.

Лира ГӘРӘЕВА.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: