Җәй ахыры озайлы яңгырлары белән кәефне бераз төшерсә дә, көз, чын патшабикәдәй, тормышыбызга чагу төсләре белән килеп керде. Кояшлы, җылы көннәр күптән сагындырган иде. Моңа бигрәк тә авыл эшчәннәре сөенә, үстергән уңышны вакытында җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек туды. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен йөртүче Районыбыз аграрийлары уңышны тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык сала. М.Гәрәев ис. кооператив басулары иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесенә күмелгән М.Гәрәев ис. кооператив уңганнарының сынатырга исәпләре юк. Игенчеләрнең эшләре көйле бара, алар урып-җыюны төгәлләүгә таба. Шулай булмыйча, хуҗалыкта бар җирдә эш тиешенчә оештырылган. Атап әйткәндә, техника паркы яңартылган, механизаторлар белән комплектланган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланган һ.б. Иң мөһиме эшчеләргә вакытында хезмәт хакы түләнә.
Без килгәндә хуҗалык эшчәннәре бөртеклеләрнең соңгы гектарларын суктыра иде. Әйтергә кирәк, биредә арпа – 612, карабодай – 200, бодай 1840 гектар мәйданны биләгән. 180 гектарда соя чәчелеп, аны соңырак суктырып алуны күзаллый авыл уңганнары.
- Кояшлы көннең һәр минутын файдаланып калырга тырышабыз. Август ахырында атналар буе яуган яңгыр, чыннан да, кәефне кырган иде. Әмма хәлләр алай ук начар түгел. Быелгы һава торышы урыпҗыю эшләренә үзгәрешләр кертте, әлбәттә. Шуңа карамастан, игенчеләребез уңышны мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыярга тырыша. Һава торышын без көйли алмыйбыз, шуңа да төрле хәлләргә яраклашырга туры килә. Әлеге коры көннәрне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыгабыз. Өлгерүенә карап, аерым культураларны тезмәләргә салып, җилләтеп, кайсыларын турыга суктырдык. Шулай ук уңышның да гектар куәте 23 центнердан ким булмаган төшем белән сөендерә, - ди Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин.
Урып-җыю эшләренә заманча, куәтле дүрт “Акрос-550”, бер “Акрос-585” комбайннары тәгәенләнгән. “Кыр кораблары”н иярләүче комбайнчылар Фнүн Зарипов, Урал Хәмидуллин, Раил Сәлихов, Эльвир Сәетгалиев, Дамир Әхмәдиев һәрбер минутның кадерен белеп, басу киңлекләрен иңли. Җитәкчелек аларның фидакарь эшеннән канәгать, чөнки электән алдынгы булып танылган басу батырлары вакыт белән исәпләшми, иртәнге чыктан кичке караңгыга кадәр штурвал артында.
Басудан ашлык ташуга өч “КамАЗ” автомашинасы тәгаенләнеп, водительләр Ирек Сәмигуллин, Эльвир Ганиев, Камил Газизуллин игенчеләрдән бушатып алган бөртеклеләрне түкми-чәчми ындыр табагына кайтара. Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылып, дәртләндерү чаралары да каралган.
Игеннән бушаган басуларның саламнары рулоннарга төрелә. Ул тырыш механизатор Рәфил Кәлимуллинга ышанып тапшырылган. Алар сөтчелек фермалары янына ташылып өелә. Шулай ук пай җире өчен авыл халкына таратылган.
Ындыр табагында ашлыклар кабул итеп, аны җиткелекле эшкәртү хәстәре күрелә. Биредә ындыр табагы мөдире Салават Бакиров, машинистлар Илдар Гафаров, Илшат Корбанов, водительләр Наил Галимханов, Салават Габдуллин, үлчәүче Зөлфия Бикиева өлгерлек күрсәтә. Җитәрлек күләмдә орлыклар тупланып складларга салынган, шулай ук сатуга да калдырылган.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, терлеккә азык хәзерләү, кышкы культураларны чәчү белән дә мәшгуль кооператив уңганнары. Икенче тапкырга печән чабылып, рулоннарга төрелә. Җир эшкәртү дә тулы куәтенә алып барыла. Анда тырыш механизаторлар Ленер Гәрәев, Илгиз Мирсаяпов, Ришат Гаянов, Марат Хәсәншин намуслы хезмәт сала. Әлеге чара 2200 гектарда башкарылган да инде.
Күренүенчә, М.Гәрәев ис. кооператив игенчеләренең һәр юнәлештә эш кайный, сынатырга исәпләре юк.
Лира КӘБИРОВА.