Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 сентябрь , 10:15

Бердәм тырышлык белән

Сентябрьнең кояшлы көннәре районыбыз аграрийларына басуларга чыгып, үстерелгән уңышны җыеп алу мөмкинлеге бирде. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә аяз көннең һәр сәгате генә түгел, һәр минуты кадерле. Әлеге вакытта бөртекле культураларны соңгы гектарларда суктыралар. Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү, мал азыгы хәзерләү, пар җирләрен сөрү, туфракны эшкәртү эшләре дә дәвам итә.

Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 25 сентябрь мәгълүматләренә караганда район буенча 51381 гектарда урып-җыю эшләре башкарылып, бу планга карата 94 проц. Гектар куәте уртача 23,5 центнер тәшкил итә.

Куйбышев ис. кооператив эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр секундын нәтиҗәле файдаланып, уракны сыйфатлы башкарып чыкты. Хуҗалыкта моның өчен барлык шартлар булдырылган: югары җитештерүчән техника, чәчү комплекслары бар, белемле механизаторлар да җитәрлек. Әлеге мөһим кампаниядә алты «Палессе» комбайны катнашкан.

Бөртеклеләр 3924 га тәшкил итеп, аның 1820- язгы бодай, 1586– арпа, 155– соя, 330 гектарын карабодай били.

- Ел үзенчәлекле килеп, табигать үз көйсезлекләрен күрсәтсә дә без мул гына уңыш җыйнап алуга ирештек. Уртача гектар көче 30 центнер тәшкил итте. Аерым басулар да гектар куәте 50 центнерга кадәр җитте. Быелгы ел өчен бу - яхшы күрсәткеч. Бөтен мөмкинлекләрне тулысынча кулланып, уракны сыйфатлы башкарып чыктык. Игенчеләр көнгә ике тапкыр җылы аш белән тукландырылды. Тир түксәң, хезмәт хакы да яхшы чыга һәм ул үз вакытында бирелә. Механизаторлар сынатмый, үзара ярышып эшләде, - ди хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Авзалов.

Әйе, игенчеләр ал-ялны белми, чәмләнеп тир түккән. Комбайнчылардан Василий Собарь, Илгиз Габдрахманов, Рәмил Заһитов, Данис Әзиһәмов, Рифкать Гатауллин, Илфир Сираев әлеге мөһим кампанияга зур тырышлык салган. Басулардан игеннәрне ындыр табагына “КамАЗ” автомашиналары ташыган. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Ришат Рамазанов, Мәгърүф Фәррахов зур өлгерлек күрсәткән.

Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламнар пресслау агрегатлары керә. Рулоннар Югары һәм Түбән Череккүл фермалары янына ташылып, өелгән.

Биредә урып-җыю эшләре комплекслы алып барылган. Басуларда, уңыш җыйнау белән беррәттән, җир эшкәртү чаралары да башкарыла. «Джон-Дир» һәм “Кировец-739” Ирек Мөхәммәдиев белән Әнфир Шәйморатов җирләрне сөрә. Алар үзләренә йөкләтелгән әлеге бурычны зур җаваплылык белән үти.

Түбән һәм Югары Череккүл авыллары ындыр табакларында келәтләр урак башланганчы ук дезинфекцияләнеп, тазартылып, ашлыкны кабул итүгә әзерләнеп куелган. Ындыр табагы мөдирләре эшне үз югарылыгында оештырып, кайткан ашлык вакытында чистартыла һәм саклау урыннарына урнаштырыла.

Алда әйтелгәнчә, кооперативта мал азыгы хәзерләү дә тулы куәтенә бара. Югары Череккүл фермасы янындагы 7700 тонна сыешлы базга кукуруздан силос салына. Биредә дә кызу эш кайный. Еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле механизаторлар җәлеп ителгән.

Әйтик, кукурузны мал азыгы уру комбайннарында Марсель Гаянов белән Данис Әзеһәмов туратып, төяп җибәрә. Водительләр Альберт Камалов, Рим Гарипов, Ринат Ахунов, Рәсил Камалов һ.б. өзеклекләргә юл куймый ташып тора. Кайткан яшел массаны эшчеләр Фәнзил Әкрамов белән Фәдис Фәттахов бушатырга ярдәмләшә. Зөлфия Биктимерова учет эшен төгәл алып бара. Силосны “К-700” тракторларында Айнур Имамов белән Мират Саттаров технологияне дөрес үтәп, таптатып тора. Куйбышевлылар һәр шартлы баш малга 44 центнер азык берәмлеге әзерләүне максат итеп куйган.

Менә шундый күләмле эшләр башкарып, һәр участокта өлгерлек, уңганлык күрсәтеп, районның гомум уңышына үзләренең лаеклы өлешен кертә Куйбышев ис. кооператив игенчеләре.

Лира КӘБИРОВА.

Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: