Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь , 11:00

Мул уңышы белән сөендерә

“Илеш МТС” җәмгыятендә терлекчелек, басучылык тармакларының җитештерүчәнлеген, продуктлыгын арттыру буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. Техниканы язгы чәчүгә әзерләүдә, кышкы саклауга куюда һәм чәчү эшләрен башкаруда, фермаларны ремонтлауда һ.б. хуҗалыкта үз югарылыгында оештырыла. Агымдагы елда җәмгыять басуларында бөртеклеләрдән мул уңыш үстерелде һәм ул әрәм-шәрәм ителми игенчеләрнең фидакарь хезмәте белән җыеп алынгаган.

Мул уңышы белән сөендерә
Мул уңышы белән сөендерә

Соңгы елларда җәмгыять эшчәннәре урындагы мөмкинлекләрдән чыгып, икътисади яктан отышлы һәм сорау белән файдаланучы культураларга өстенлек бирергә тырыша. Максатлары – техник мөмкинлекләрне арттыру, яңа технологияләрне кулланышка кертү, салынган инвестицияләрдән максималь табыш алу. Мәсәлән, хәзерге заманда ашлык үстерү белән генә шөгыльләнү үзен акламый, чөнки аның сатып алу бәясе түбән. Шуңа күрә, эшчәнлекне төрләндерү - заман таләбе ди мтслылар. Шуннан чыгып, өченче ел рәттән шикәр чөгендерен үстерәләр һәм татлы тамырдан мул уңыш алып сөенәләр.

Узган елны чөгендер 250 гектар мәйданны биләсә, быел аны икеләтә арттырганнар - 500 гектарда үстергәннәр. Гектар куәте 450-500 центнер тәшкил итә. Татлы тамырның уңышын җыю өчен “ГринАгро” җәмгыятеннән махсус чөгендер алу комбайны җәлеп ителгән. «HOLMER Terra Dos» - заманча, куәтле техника, бункерының сыешлыгы зур – 30 тонна. Штурвал артында механизаторлар - Азат Гыйлемханов белән Рәиф Ишемголов. Алар көненә 15- 20 гектарда эш башкара. Шикәр чөгендерләре “КамАЗ” машиналарына төялеп, Чишмә шикәр заводына озатыла.

Бүгенге көндә чөгендер алу эше белән бергә хуҗалыкта җир эшкәртү, туңга сөрү эшләре дә кызу темпта бара.

Лира ШАМИЛЕВА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: