Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 октябрь , 10:00

Малларны уңышлы кышлату өчен

XXII партсъезд ис. кооператив малларны кышлату чорына җитди әзерләнә.

Малларны уңышлы кышлату өчен
Малларны уңышлы кышлату өчен

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тир түгүчеләрнең тик утырырга бер генә минуты да юк. Алар аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Бу җәһәттән XXII партсъезд ис. кооперативта кышлату чорына ныклы әзерлек оештырылып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләр хәрәкәткә китерелгән. Һәр ферма янында матур итеп өеп куелган салам, печән рулоннары, технология нигезендә каплап куелган биш баз сусыл азык – моңа ачык дәлил.

XХII партсъезд ис. кооператив эшчәннәре һәр шартлы баш малга 35-40 центнер азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйган. Кооператив буенча 424т печән, 3888т сенаж, 721т салам хәзерләнгән. Әлеге вакытта силос салу оешкан төстә бара.

Биредә 84 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында кызу эш кайный. Әлеге культураны ике “РСМ-Ф1300” мал азыгы уру комбайнында тәҗрибәле механизатор Марсель Сәлимов туратып, төяп тора. Яшел массаны Яңа Нәдер сөтчелек фермасы янындагы базга ташуда “КамАЗ” автомобильләрен хезмәтләндерүче водительләр Илгиз Баязитов, Раил Баязитов, “Т-150” һәм “МТЗ-12.21” тракторларында механизаторлар Хәвис Сафиев, Юрий Зубцов өлгерлек күрсәтә.

-Эш көнозынына бара, көндәлек уртача 12шәр рейс ясыйбыз, - ди ал-ялны белми юл чакрымнарын санаучы водительләр.

Салынган массаны тыгызлап, таптатып торуда «К-700» тракторын хезмәтләндерүче тәҗрибәле механизатор Наил Габдуллин тырышлык күрсәтә. Учетчы Фәнил Хәйбрахманов исәпне төгәл алып, эш барышына көндәлек йомгак ясап барса, баш зоотехник Рәфит Ахунов сусыл азык туплауны контрольда тота. Илшат Гыйбадуллин белән Рәмзил Сәетов яшел массаны бушатуда ярдәмләшә. Кооператив уңганнары 2200 тонна силос хәзерләүне планлаштыра.

- Кукуруз басулары гектарыннан 225 центнер яшел масса бирә. Шөкер, барлык агротехник чараларның да төгәл үтәлүе, һава шартларының уңай килүе һәм, әлбәттә, егетләребезнең сынатмавы нәтиҗәсендә кышка мул азык запасы белән керербез, дип ышанам, – ди баш зоотехник Рәфит Ахунов.

Кыр батырларына ике тапкыр туклану оештырылып, поварлар Эльвира Сәгабиева белән Гөлназ Солтанова пешерә.

Әйтергә кирәк, ферма ремонтына да ныклы игътибар бирелеп, сыер тораклары ремонтланган, стена-түшәмнәре агартылган, тирес түгү механизмнары төзекләндерелгән, дезинфекция үткәрелгән, гомумән, агымдагы елда кышлаячак 780 баш мөгезле эре терлек өчен биналар әзер. Бозау торакларында да күләмле эшләр башкарылган, территорияләр тазартылган.

Гомумән, малларны уңышлы кышлату һәм мул продукция алу өчен җитәрлек азык запасы тупланып бара. Кооператив эшчәннәре бу кампаниянең мөһимлеген аңлап эш итә.

Лира ГӘРӘЕВА.

Малларны уңышлы кышлату өчен
Малларны уңышлы кышлату өчен
Малларны уңышлы кышлату өчен
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: