Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 октябрь , 11:30

Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә

Район авыл хуҗалыгыннан 23 октябрьгә алынган мәгълүматләр буенча районда җир эшкәртү 56583 гектарда башкарылган. Быелгы уңай килгән көзге һава торышы игенчеләребезгә иркенләп эшләргә тулы мөмкинлек бирде. И.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да бу көннәрдә соңгы гектарларда җир эшкәртү белән мәшгуль.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә

Районда гына түгел, республикада орлык үрчетеп реализацияләүче иң көчле КФХларның берсе – Илеш игенчесе Илдар Ялалов хуҗалыгы елның-елында басучылык тармагын үстерүгә, уңыш алуны арттыруга ныклы игътибар бирә. Басу уңганнары быел да сынатмый, һава шартлары тудырган авырлыкларга карамыйча урак кампаниясен кызу темпта алып барып, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алган.

Илдар Ялалов картәтисе Мөҗәһит, әтисе Фирдәвес Ялаловларның күпьеллык тәҗрибәләреннән чыгып эш итә. Үзе Башкорт дәүләт аграр университетында агроном белгечлеге алган. Әтисе, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фирдәвис Мөҗәһит улы бар белемен, тәҗрибәсен, гомерлек эшен улына тапшырган.

- Һәр елны сыналган элиталы сортлар чәчәбез. Җир җитлекми торып, чәчүне башламыйм. Гомумән, технология буенча барысын да төгәл башкардык. Елына күрә мул гына уңыш җыеп алдык.

Хуҗалык буенча гектар куәте 25 центнер булды - ди фермер башкарган эшләрен барлап.

Хуҗалыкның ирешкән уңышлары - җитәрлек. Республикада “Иң яхшы элиталы хуҗалык” исеменә лаек булып, һәр орлык партиясе сертификатка ия. Аны Башкортстанда гына түгел, күрше республикаларга һәм өлкәләргә дә реализациялиләр. Еш кына орлыкчылык буенча семинарларга да чакырылып, тәҗрибәсе белән бүлешә. Әйткәндәй, Башкортстанның, Татарстанның, Ульяновск, Омск, Екатеринбург шәһәрләренең авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары авторлары белән берлектә сортлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Шул рәвешле, хуҗалык «Башкортстанның элита орлыклары» ассоциациясе һәм кооперативы әгъзасы булып тора.

Биредә минераль ашламалар кулланалар, шулай ук сидераль пар җирләре белән эш итәләр. Барлыгы 1276 га җирләре бар. 250 гектарда - арпаның Памяти Чепелева, Тевкеч, 650 га - бодайның Ульяновская -105, Хазина, Никон, 100 лет ТАССР, 50 га – солының Драгун, 50 га – бодайның Салават, 86 га – сояныңАрктика, 200 га карабодайның Яшьлек сортлары игелгән.

Хуҗалык эшчәннәре мөһим кампаниягә зур тырышлык салган. Механизаторлар Рәмил Закирҗанов, Айдар Хаҗетдинов игеннәрне тезмәләргә салса, комбайнчылар Сидор Сайранов, Азамат Гыймадисламов басу корабларында бөртеклеләрне суктырган. Тырыш водитель Вилюр Шафыйков өзеклекләргә юл куймаган.

Басудан кайткан бөртеклеләр Йонны ындыр табагына бушатылып, эшкәртелгән. Биредә машинист Илмир Ахунгәрәев, эшчеләр Алена Муллакаева белән Илсия Әмирханованың тырыш хезмәте - бәһалап бетергесез. Бишашлык склады бар. Орлыклар кондициягә җиткерелеп, һәр сорт аерым складка салынган.

Уңышы җыелган басуларны Рәмил Закирҗанов, Айдар Хаҗетдинов, Ришат Кенәзханов сөреп бара. Алар көненә 40 га мәйданда эш башкарып, барлык чәчүлекләрнең соңгы гектарлары эшкәртелә.

Хуҗалык артык зур булмаса да, җирләре районның бер башыннан икенче башына урнашкан, аралары - 25 чакрым. Һәрберсен карап, күзәтеп торырга, эш барышын тикшерергә, контрольдә тотарга кирәк. Шуңа күрә алдынгы игенче И.Ялалов - иртә таңнан төнгә кадәр аяк өсте. Аның уңышларында тату гаиләсенең, акыллы тормыш иптәшенең дә өлеше зур. Гомер юлдашы Миләүшә белән ике кыз бер ул үстерәләр.

Менә шундый эшләркайный фермер ИлдарФирдәвес улы хуҗалыгында. Ә без эшләгән кешенең өстәлендә ашы дамул, киләчәк көнгә ышанычы да зур булачагына шикләнмибез.

Лира ШАМИЛЕВА.

Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә
Тырыш хезмәт нәтиҗәсен бирә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: