Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь , 10:00

Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы

Билгеле булуынча, районда агымдагы урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп, басуларда соңгы эшләр бара. «Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалы уңганнары агымдагы урак кампаниясен тәмамлап, малларны уңышлы кышлату өчен ныклы азык запасы туплады. Бөртеклеләрдән барлыгы 6815 тонна тулай җыем алынып, уртача гектар куәте 22,5 центнер тәшкил итте. Малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булып, печән – 2730 т, сенаж - 6000 т, силос – 8400 т, салам 550 т хәзерләнгән. Бүгенге көндә предприятие эшчәннәре бар көчне басуларны эшкәртүгә, силостан корнаж салуга, орлык әзерләүгә, көнбагыш суктыруга юнәлткән.

Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы

Әйткәндәй, бу культураны үстерүгә ныклы игътибар бирелгән – яхшы итеп сөрелгән мәйданнарга чәчелгән. Нигез салганчы чәчүлекләргә культивация ясалган, җитәрлек күләмдә минераль ашлама кертелгән, шытып чыккач, рәт аралары да сыйфатлы итеп эшкәртелгән. Өстәвенә, төрле авыруларга, бөҗәкләргә каршы чаралар вакытында башкарылган. Техник культура 1803 гектар мәйданны биләп, шуның 1300 га эш тәмамланган. Аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырыша авыл уңганнары. Әлеге культураны алты «Нью-Холланд» комбайнында тәҗрибәле механизаторлар Алмаз Таймасов, Алмаз Хаҗиев, Рәфис Ханкаев, Радмир Фаезов, Динис Гыйльметдинов, Рөстәм Хуҗиев суктыра. Ташучы «КамАЗ» һәм “МАЗ” автомашиналары водительләре Азамат Мәхмүтов, Айрат Нафыйков, Фирзәр Хәбиров, Ринат Нигъмәтдинов, Илдар Насыйпов, Наил Хафизов җитезлек күрсәтә. Алар көненә 10-12шәр рейс ясарга өлгерә. Көнбагышның уртача гектар куәте 20 центнер тәшкил итә. Ул Ишкар һәм Лаяшты авылларындагы ындыр табакларына ташыла. Биредә товаровед Рәйлә Хәбирова, Мәгъфия Кәбирова, эшчеләр Ирина Ханова, Гүзәл Шакирова, машинистлар Илнур Хәбиров, Газизҗан Кәбиров, водительләр Морис Мәгъданов, Тәлгать Ногъманов, тракторчылар Фәнит Сәфиуллин, Индус Арсланов зур тырышлык сала. Шуны да билгеләргә кирәк, игеннәр вакытында тазартылып, киптерелеп келәтләргә урнаштырылган. Киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык әзерләнә. Чистартылган көнбагыш Бөре, Чишмә элеваторларына озатыла.

Предприятие уңганнары һәр шартлы баш малга 35-40 ц азык берәмлеге туплауны бурыч итеп куеп, алда әйтелгәнчә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителеп килә. Корнаж итеп салуга тәгаенләнгән 90 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында эш тәмамлану алдында. Биредә дә уңганнар сынатмый, әлеге культураны “ХБК-380” мал азыгы уру комбайнында механизатор Ринат Разтдинов туратып, төяп тора. Яшел массаны өлгер механизаторлар “ХТЗ-150” һәм “МТЗ-12.21” тракторларында Илсур Мөҗипов белән Мират Зарипов ташый. Силос Ишкар фермасы янындагы базга салына. Аны таптатуда һәм “К-700” тракторын хезмәтләндерүче механизатор Фидрат Зарипов тырышлык күрсәтә. Зоотехник Фәнислам Мөхтәсимов исәпне төгәл алып, эш барышына көндәлек йомгак ясап, сусыл азык туплауны контрольда тота. Филиал хезмәтчәннәренә ике тапкыр тукландыру оештырылган. Каравылчы Рәзиф Гайсин һәм янгынга каршы хезмәткәр Илгиз Насыйпов үз бурычларын зур җаваплылык белән башкара.

Туңга сөрүчеләр дә - сынатмый, ул ике сменада оештырылган. «Джон-Дир - 74.30» тракторын хезмәтләндерүче уңган механизаторлар Азамат Таҗетдинов, Фәйләс Сәлимов, Рәмис Габбасов, Руслан Даутов көнне-төнгә ялгап эшли. 

Шулай ук филиал эшчәннәре киләсе ел уңышын кайгыртып, бу җәһәттән җир куенына арыш һәм кышкы бодай чәчелгән. Аны тәҗрибәле механизаторлар Илдус Шафыйков белән Руслан Даутов башкарган.

Гомумән, ирешелгәннәре – үрнәк итеп куярлык, иген кырлары – сокланырлык. Уртак тырышлык белән иген келәтләре ашлык белән тулган, малларга җитәрлек күләмдә азык тупланган. Димәк, предприятиенең киләчәге – өметле һәм ышанычлы.

Лира ШАМИЛЕВА.

Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Предприятиенең киләчәге өметле һәм ышанычлы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: