Бүгенге икътисади шартлар хуҗалыкны алып баруда яңа алымнар куллануны таләп итә. Элек-кечә, чамалап кына бүген бер тармакта да эшләп булмый, аеруча авыл хуҗалыгында. Бу – үзенә карата игътибарсызлыкны, салкын карашны кичерми торган өлкә. Әмма эшкә зур җаваплылык тоеп, уйлап якын килгәндә, җитештерүчәнлек берничә тапкырга артачак. Өстәвенә, икътисади исәп-хисапны төгәл алып барганда нәтиҗәсе озак көттермәячәк.
Һәр эшне үз югарылыгында оештыра алган хуҗалыклар районда юк түгел. Мәсәлән, А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек өлкәсендә тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда биредә производствоның нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, маллардан продукция алуны арттыру юнәлешендә алга адым ясалды. Кышлатуны уңышлы үткәрүгә әзерлеккә хуҗалык идарәсе тарафыннан ныклы игътибар бирелгән. Этәй сөтчелек фермасында сыерлар, бозаулар тораклары агартылган, дезинфекция эшләнгән, тиресләрдән тазартылган, су эчерү агрегатлары төзекләндерелгән.
Торакларда һәр җирдә - тәртип, иң мөһиме, тырыш хезмәт кайный. Безне дүрт савучы каршы алды. Маллар да, аслыклары да чиста. Күренеп тора, уңганнар эшли. Савучылар Гөлшат Хәбибуллина, Рита Абдуллина, Альбина Гыйльманова, Венера Габидуллина үз һөнәрләрен яратып башкара. Терлекчеләр әтиле-уллы Мөдәрис һәм Нәфис Йосыповлар, Айнур Йосыпов малларны яхшы итеп тәрбияли. Яшь бозаулар үз эшенең остасы Альберт Кәрамов карамагында: җылы сөтен дә эчерә, печәнен дә сала, асларын да коры һәм чиста тота. Көндәлек тынгысыз эшләр ферма мөдире Гөлбикә Сибатова җитәкчелегендә бара. Машина белән сыер саудыру операторы Гөлнара Габидуллина үз эшенә җаваплы карый. Учетчы Гүзәл Сәлимова исәпне төгәл алып бара.
Биредә 209 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 86сы – савым сыеры. Сөт муллыгына малларны балансланган рацион нигезендә туйганчы ашату һәм таналар белән яхшы эшләү нәтиҗәсендә ирешелә. Савым сыерларына бүгенге көндә 4- 5 кг фураж оны, силос бирелә. Хуҗалык буенча әлеге вакытта көн саен 4 процент майлылыктагы 11,4 ц сөт җитештерелеп, шуның 11 ц реализацияләнә.
-Азык запасы ике тапкырга күбрәк тупланды. Һәр шартлы баш малга әзерләнгән азык 45 ц тәшкил итә, - ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Рамазанов.
Ел дәвамында 92 баш үрчем алынган. Ташлаткан сыерлар зоотехния таләпләре нигезендә аерым торакта тәрбияләнә. Киләчәктә каплатырга 45 тана әзерлиләр. Димәк, алдагы елда продукция җитештерүне киметмәүгә ышаныч бар дигән сүз.
Табышка эшләгәч, тармакта хезмәт хакы да начар түгел, ул вакытында түләнә Терлекчеләр – канәгать. Шуңа да кышлатуны уңышлы тәмамлау максаты белән эшлиләр.
Лира Гәрәева.