Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 декабрь , 11:10

Нәтиҗәлелеккә ирешеп

Куйбышевлылар һәр тармакта яхшы күрсәткечләргә ирешә. Уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята.

Нәтиҗәлелеккә ирешеп
Нәтиҗәлелеккә ирешеп

Җәмгыять белән дистә елдан артык тырыш хезмәт күрсәтеп, оста җитәкчелек итүче рәис Вадим Авзаловның терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Соңгы елларда фермалар, атап әйткәндә, Югары Череккүлдәгесе яңа технология буенча заманча төс алды.

Җәмгыять малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Салам, печән җәйдән үк ферма янына өелеп, силос, сенаж базларга салынды. Мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы яңартылган һ.б.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Югары Череккүл фермасында 1496 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 620се – савым сыеры. Бүген хуҗалык буенча 160 ц сөт савып алынып, шуның 145 ц әлеге комплекска туры килә. Көн саен майлылыгы 4,1 проц. белән 147 ц продукция реализацияләнә.

Бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы – кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән, өзлегүләрдән саклау. Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын баш зоотехник Алик Гыйләҗев һәрдаим контрольдә тота.

-Һәр сыерга тәүлегенә 45-50 кг исәбеннән фураж, шрот, силос, сенаж, печән, акбур, тоз катнаштырып бирелә. Саламнарны Рәмил Зарипов, Илнур Йосыпов миксерда бутап торса, катнашазыкны Хәлил Корчагин, Фәрит Шәйхетдинов төйи, малларга үзвакытында тарата. Шулай итеп, катнашазык Югары Череккүлдә буталып, әзерләнә, Түбән Череккүл фермасына Марсель Гаянов ташый. Терлекчеләрнең эш вакыты иртәнге биштән башлана һәм соңга кадәр дәвам итә, - ди баш белгеч.

Фермаларны механикалаштыру юнәлешендә башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, аның ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Комплекста үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Биредә 5 савучы эшли. Зирина Әхмәтова, Алия Мөхәммәтҗанова, Гүзәл Авзалова, Дилбәр Шәрәфетдинова, Вәсилә Шаһиева үз бурычларын зур тырышлык белән башкара. Алар һәр сыердан көндәлек 21-23 кг сөт савып алуга ирешә.

Җәмгыятьнең управляющие Ленар Гомәровның тиешенчә эшне оештыра белүе, һәр мәсьәләне дөрес хәл итүе нәтиҗәсендә коллектив алга куелган планнарны үтәүгә ирешә. Малларны ясалма орлыкландыру технигы Шамил Мөхәммәтҗанов, баш ветеринария табибы Наил Әхмәтов, ветеринария фельдшеры Руслан Разов һөнәрләренә җаваплы карап, профилактик ча- раларны вакытында үткәрә. Сыер саву механизмнары көйле эшли. Аны хезмәтләндерүче оператор-компрессор Линар Нәҗмиев, Айнур Хөббетдинов үз бурычын намус белән үти.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Нәтиҗәлелеккә ирешеп
Нәтиҗәлелеккә ирешеп
Нәтиҗәлелеккә ирешеп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: