“Агыйдел” жәмгыятенең Йонны сөтчелек фермасында бүгенге көндә 1000нән артык баш мөгезле эре терлекасрала. Шуларның 442се - савым сыеры. Ел башыннан2674 т сөт житештерелгән. Көн саен 66 ц сөт савылып, шуның 60 ц реализацияләнә. Сөт 4,1 процент майлылык белән “Илишмолоко” жәмгыятенә озатыла.
Кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән саклау - бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы. Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын зоотехник Рөстәм Акмалов һәрдаим контрольдә тота.
Уңышлар, беренче чиратта, коллективның тырыш хезмәте аша ирешелә. Савучылар Рита Шәйхетдинова, Зиләрә Гыйльманова, Галия Габделхакова, Илнара Вәлихәмәтова, Әлфинә Мөҗипова үзара ярышып, бердәм эшли.
Ирле-хатынлы Әлфинә һәм Радик Мөҗиповлар 100баштан артык савым сыерын үзләре генә тәрбияли, сава да. Икесе дә алдынгылар сафында алар. Әлфинә Газизҗан кызы коллективта абруйлы. Аның тырыш хезмәте Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министырлыгы Рәхмәт хаты, муниципаль район хакимияте, район авыл хуҗалыгы, җәмгыять идарәсе тарафыннан Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән билгеләнә. Гаилә тырышлыгы белән продукция җитештерүдә күрсәткечләрне арттыруга ирешелә.
Терлекчеләр Рим Ахунов, Айрат Сәетгәрәев, Илфир Нигъмәтуллин, Данис Борханов, малларга ашарга таратучылар Алмаз Талипов, Марат Суфиянов, Ильяс Гыймадисламов, Әбүдәр Фәррахов малларны технология таләпләренә ярашлы туя ашатып, савымны күтәрүгә бар көчләрен сала, ал-ял белми эшли.
Фермада эш шартлары яхшы, бар нәрсә механикалаштырылган. Техник корылмалар, саву аппаратлары, сөт суыткыч төзек эшли. Аларның өзлексез эшчәнлеген оператор Марат Суфиянов тәэмин итә.
Әйтергә кирәк, маллар рационы бай, туклыклы. Бодай, арпа, кукуруз, шрот кушылган катнаш азыкка премикс, трикальций фосфат белән азык кушымталары терлекләрдән мул продукция алуга ирештерә.
Әлбәттә, ферманың киләчәге, сөтнең муллыгы, яшь үрчемнең сакланганлыгында. Яңа гына бозаулаган сыерларны һәм терлекләрен өч айга кадәр тәрбияләүне ветеринария табибы Лилия Шәйхелисламова тәэмин итә. Ул аларның һәрберсен бөртекләп карый. Аның карамагында бүгенге көндә 45 бозау. Шулай ук Ильвир Шафыйков коллективта мактаулылар рәтендә. Үз эшенә намус белән карый. Фермада зооветеринария таләпләредә төгәл үтәлә. Малларда чирләргә каршы ветпрепаратлар үз вакытында кайтарылып, вакцинацияләр эшләнә. Бу җәһәттән ветеринария табибы Лилия Шәйхелисламова үз бурычына жаваплы карый.
Агыйделлеләр ирешелгәннәрдә генә туктап калмас, жәмгыять икътисадын ныгытуга юнәлтелгән позицияне тагы да яхшыртыр, дип ышанасы килә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.