Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
2 гыйнвар 2025, 10:00

Эшнең башы - тимерлектә, нәтиҗәсе - язгы басуда

Кырлар кар астында калды. Беренче карашка, язгы басу эшләре башлануга шак тый күп вакыт бар. Ләкин әзерлек фронтындагы мәшәкатьләр белән тәүге буразнага төшкән көн җиткәне сизелми дә кала. Шуңа күрә район аграрийлары язгы чәчү кампаниясен үз вакытында башкарып чыгу өчен бүгеннән үк техниканы әзерләү белән мәшгуль.

Эшнең башы - тимерлектә, нәтиҗәсе - язгы басудаЭшнең башы - тимерлектә, нәтиҗәсе - язгы басуда
Эшнең башы - тимерлектә, нәтиҗәсе - язгы басуда

Районның «Урал» жәмгыятендә барлыгы 34 трактор, шул исәптән 21е куәтле, 5 ашлык һәм 3 мал азыгы хәзерләү комбайннары, 4 чәчү комплексы һәм 5 йөк ташу машинасы исәпләнә. Бүгенге көндә биредә техника ремонты тулы куәтенә бара. Машина-трактор мастерскоенда үз эшләренең осталары, хезмәт сөючән кешеләр эшли. Тракторчы-механизаторлар Марс Муллагалиев, Илшат Кадраев, Марсель Габдуллин, Булат Хаҗиев, водительләр Рәмил Әхмадишин, Венер Баһманов, Илвир Баһманов, эретеп ябыштыручы Рәсил Фәткелбаянов кебек егетләр булганда, язгы эшләр кампаниясенә бөтен техника да ышанычлы әзерләнәчәк. Һәрберсе турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була, ди җитәкчелек. Бүгенге көнгә “МТЗ-82” тракторына эттергеч ясалып, ул фермада эшләү өчен тәгаенләнгән, “К-700А” тракторының редукторы каралган, аңа язгы чәчүдә культиватор тагылачак. “Палесье» комбайны, “КамАЗ” автомашинасы ремонтланган. Арытаба “ДОН-680” комбайнын, “МТЗ”га тагыласы “Хозяин ферм” азык ваклагычын техник хезмәтләндерү планлаштырыла һ.б.

Шунысы куанычлы, җәмгыятьнең күп техникасы ел саен ябык ангарларда саклана, бу, үз чиратында, техниканы явым-төшемнәрдән саклый. Игенчеләргә уңайлы шартлар тудырылган. Мастерской тулысынча мич ягып жылытыла, цехларда барлык кирәкле җиһазлар һәм инструментлар бар. Барлык эш барышы баш инженер Ильсур Шәйхелисламов, бригадир Азамат Закиров, диспетчер Илида Камалова тарафыннан тикшерелеп, контрольдә тотыла.

Гомумән, хуҗалыкның машина-трактор паркында техника ремонты авыл уңганнарының тырышлыгы белән тиешле дәрәҗәдә башкарыла. Димәк, язын басуда техника төзексезлегенә бәйле эш тоткарлануына юл куелмаячак.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас