Ильяс ШӘМСИЕВ Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, Стәрлетамак совхоз-техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә һәм М.Горький ис. кооперативта хезмәт юлын башлый. Шуннан бирле бүгенгәчә хуҗалыкта фидакарь көч сала. Әлеге вакытта Сеңрән сөтчелек фермасында ферма мөдире булып эшли.
Айрат ХУЖИН Кадер урта мәктәбеннән соң, Уфа шәһәрендә автошколада шоферлар курсын тәмамлый һәм армия сафларына алына. Монголиядә Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, туган якларына кайта һәм М.Горький ис. кооперативта водитель булып эш башлый. Арытаба һәр кушкан эшне төгәл башкаручы авыл уңганын Сеңрән ындыр табагына водитель итеп күчерәләр. Биредә дә сынатмый А.Хуҗин. 2012 елдан кооператив идарәсе булдыклы, үз эшенә
җаваплы караучы Айратны ындыр табагы мөдире итеп үрләтә. Бүгенге көнгә кадәр ул биредә намуслы хезмәт сала.
Сеңрән сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторы Рәзилә Сәфәалева үз эшенең бар нечкәлекләрен белеп башкара, намуслы хезмәт сала.
Эшләү дәверендә үз һөнәренең остасына әйләнде. Барлык таләпләрне төгәл үти хезмәт алдын-гысы.
И.Шәмсиев, А.Хуҗин, Р.Сәфәргалиева Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Дипломына лаек
булдылар.
Ирина МИҢНЕӘХМӘТОВА, бухгалтер.