“Агыйдел” җәмгыяте уңганнары моны яхшы аңлый һәм югары күрсәткечләргә өлгәшеп, фидакарь көч сала. Йонны сөтчелек фермасының алдынгы савучысы Зиләрә Гыйльманова 15 елга якын биредә намуслы хезмәт сала.
Рсай авылында туып-үсә Зиләрә Әмзәх кызы. Рсай урта мәктәбен тәмамлагач, Чакмагыш һөнәри училищесында поваркондитер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Югары Яркәйдәге гомум туклану оешмасында башлый. Арытаба прәннек заводында, “Маслозавод”та эшли. 2011 елдан “Агыйдел” җәмгыятендә тир түгә.
З.Гыйльманова 100 дән артык сыерны хезмәтләндерә, кайсы чакта артып та китә. Ул үз эшен зур тырышлык, осталык белән башкара. Җитәкчеләр тарафыннан
уңган савучы адресына тик мактау сүзләре юллана. Аның фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана – төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары, Дипломнары белән
бүләкләнә.
Тормыш иптәше Зөфәр Рафаэль улы “Агыйдел” җәмгыятендә эшләүче тәҗрибәле терлекчеләрнең берсе. Озак еллар Йонны товарлыклы-сөтчелек фермасында
мөгезле эре терлекләр карый ул. Малларны баланслап ашатуга ныклы игътибар биреп, үзенә куелган бурычларны төгәл үти.
Гыйльмановлар 1991 елда гаилә кора. Алар өч балага тәрбия биреп үстерә. Уллары Илнур, Айнур эшләп йөри, гаиләлеләр. Кызлары Айгөл Башкорт аграр-технология колледжында повар-кондитер һөнәренә укый.
Туган төяген үз иткән Гыйльмановлар авылда үрнәкле гаилә булып яшиләр.
Ильмира ШӘМСЕГАЛИЕВА, бухгалтер.