Кеше нинди генә хезмәт иясе булмасын, уңышларга ул бары тырышлык, хезмәткә, туган җиренә бирелгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Шушы сыйфатларга ия булган тәҗрибәле механизатор Азат Зарипов биредә 1990 елдан алып эшли. Җәй көне урак чорында комбайнда тир түгә, кышын “МТЗ-12.21” тракторын хезмәтләндерә, терлекләргә азык ташый. Үз техникасына һәрвакыт җаваплы карашлы ул, ватылуларсыз йөртә.
Авыл уңганы җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт мактаулылардан. Эшенә күрә хөрмәте – республика, район күләмендәге Почет грамоталары белән бүләкләнә, берничә ел элек Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек була.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.