Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
23 гыйнвар 2025, 13:00

Мөһим кампаниягә – яхшы әзерлек белән

Кышын техниканы ышанычлы, ныклы саклауга куеп, аның ремонтына төп игътибарны юнәлтү – бүген көн үзәгендәге мәсьәлә. XXII партсъезд ис. кооперативның машина-трактор мастеркойларында язгы басу эшләренә әзерлек үз югарылыгында оештырылган. Биредә җитәкчеләр дә, белгечләр дә, механизаторлар да ремонтка җаваплы карый һәм сыйфатны беренче урынга куеп эш итә.

Мөһим кампаниягә – яхшы әзерлек беләнМөһим кампаниягә – яхшы әзерлек белән
Мөһим кампаниягә – яхшы әзерлек белән

XXII партсъезд ис. кооператив машина-трактор мастерскойларында булганнан соң, биредә механизаторларның, ремонтка җәлеп ителүчеләрнең, язгы әзерлек чараларына җаваплы карап, чәчүне түземсезлек белән көткәннәренә ышанасың. Биредә ремонт эшләре өч бригадада – Иске Нәдер, Чияле-Әтәч, Ташкичү машина-трактор мастеркойларында оештырылып, һәркайсысында чәмле хезмәт кайный. Аларның һәрберсе кампаниянең мөһимлеген, кирәклеген аңлап эш итә.

Чияле-Әтәч һәм Ташкичү машина-трактор мастеркоенда авыл хуҗалыгының тагылма инвентарьләре - тырмалар, чәчкечләр ремонты тәмамланган. Әлеге вакытта хуҗалык эшчәннәре көйләү-майлау эшләре белән мәшгүль. Баш инженер Илдус Акмалов, бригадирлар Илнур Хәмидуллин һәм Рәмзил Галләмов җитәкчелегендә ремонтчылар Эльвир Әхмәтов, Дамир Шәехморзин үз бурычларына җаваплы карый. Тимерче һөнәрен үзләштергән Филүс Әхмәтшинның, Хәвис Сафиевның осталыгы ремонт барышында бик тә ярап куя. Эретеп ябыштыручылар Рәүфәл Әхмәдуллинга, Илгиз Әхмәтовка да зур бурычлар йөкләнгән. Механизаторлар кышын да, җәен дә аларның ярдәменә мохтаҗ. «Филүс, Рәүфәл, Илгиз һәм Хәвистән башка техника ремонтлауны күз алдына да китереп булмый», - ди хезмәттәшләре.

Иске Нәдер машина-трактор мастерскоенда тракторлар, автомашиналар ремонтлана. Биредә “К-700”, “МТЗ-12.21”, “МТЗ-82” тракторлары төзекләндерелгән. “Т-150” тракторына яңа кабина урнаштырылган. Техниканың төзеклеге өчен Наил Габдуллин, Азамат Йосыпов, Фәнүр Хәмзин, Евгений Андрьянов, Хәйдәр Латыйпов, Марсель Сәлимов һ.б. бар осталыгын, тырышлыгын, көчен салып эшли хуҗалык механизаторлары

- Хәзерлекнең туктап торганы да юк инде аның. Иген уңышына нигез көздән үк салына. Җирләребез көздән үк яхшылап эшкәртелде. Әйтергә кирәк, язгы кыр эшләре нигездә һава шартларына бәйле рәвештә башланып китә. Безнең төп бурыч - туфрактагы дымны саклап калып, аз вакытта сыйфатлы итепчәчү эшләрен башкарып чыгу. Биредә озак еллар буе бер урында хезмәт куеп, олы тәҗрибә туплаган кешеләр эшли, - ди хуҗалык инженеры Илдус Акмалов.

Гомумән, хәзерге вакытта төп максат – кооперативта кыр эшләре башлануны тулы әзерлектә каршылау. Шул исәптән, элиталы орлыклар хәзерләү дә мөһим чара. Хуҗалыкта барлыгы 3000 центнер арпа, 3000 ц бодай чәчү өчен орлыкка келәтләргә салынган. Шулай ук җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар тупланган. Шуны да билгеләргә кирәк, кооператив техника паркын яңарту белән даими шөгыльләнә.

“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасын алдан ремонтлап куйганнар чәчү кампаниясен дә уңышлы башкарып чыгачак.

Лира ГӘРӘЕВА.

#АгроВкомплексе#АПКмоимиглазами

 

Мөһим кампаниягә – яхшы әзерлек белән
Мөһим кампаниягә – яхшы әзерлек белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас