Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
25 гыйнвар 2025, 06:00

Алар - хуҗалыкның таянычы

Куйбышев ис. җәмгыять басучылыкны һәм терлекчелекне күтәрүгә, тармакларны тотрыклы үстерүгә ныклы игътибар биреп, уңышларга ирешә. Әлбәттә, монда авыл уңганнарының фидакарь хезмәте ята. Сез рәсемдә күргән (сулдан уңган) Шамил Мөхәммәтҗанов, Айдар Гарипов, Данис Әдеһәмов – шундыйлардан.

Алар - хуҗалыкның таянычыАлар - хуҗалыкның таянычы
Алар - хуҗалыкның таянычы

Шамил Ришат улы җәмгыятьтә 2015 елдан хезмәт сала. Аңа малларны ясалма орлыкландыру эше ышанып тапшырылган. Барлык тиешле процедураларны үзвакытында башкаруы, эш урынында тәртип булдыруы - аның нәтиҗәләргә ирешүнең ысулы. Фидакарь хезмәте наградаларсыз калмый – район һәм җәмгыятьнең Почет грамоталары белән бүләкләнде.

Айдар Назыйф улының биредә эшлибашлавына 43 ел тулды. Башта водитель булып хезмәт салды. Тәҗрибәле хезмәткәрне арытаба бригадир итеп тәгаенлиләр. Үз участогында һәрвакыт тәртип, эш режимын булдыра. Коллектив арасында хөрмәткә лаек авыл уңганы тормыш иптәше Ильсирә белән кыз һәм малай тәрбияләп үстерәләр, йорт җирләре тәртиптә, шау чәчкәгә күмелеп һәрбарчасын шатландыра.

Данис Данил улы җәмгыятьнең ныклы таянычы, һәр мөһим кампаниядә актив катнаша. Үзенең“ МТЗ-1221“ тракторын ватылуларсыз хезмәтләндерә. Уңган хезмәткәрнең девизы – һәр эшне сыйфатлы башкару. Җәмгыять идарәсе җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт мактаулы сүзләргә лаек ул. Тормыш иптәше Луиза белән тату гаилә корып, бер ул тәрбиялиләр.

Венера ГЫЙНДУЛЛИНА, кадрлар бүлеге мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас