Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2025, 06:00

Тармак үсеш ала

XXII партсъезд ис. кооперативның елдан-ел алга китеше күзәтелә, биредә барлык мөһим кампанияләр үз вакытында оештырыла, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнә. Басучылык, терлекчелек тармакларында алдынгы технологияләр төгәл үтәлеп, район икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә партсъездлылар. күптән түгел үткән отчет җыелышында 2024 елгы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә планнар, бурычлар билгеләнде

Тармак үсеш алаТармак үсеш ала
Тармак үсеш ала

Кооператив рәисе Неля Дамир кызы чыгышыннан күренүенчә, авыл эшчәннәре елны уңышлы тәмамлаган. Узган чорда кооператив буенча 142 млн. 986 мең сумлык (2023 елда – 90 млн 958 мең сум) продукция җитештерелгән. Аларны сатудан барлыгы 9 млн 765 мең сум саф табыш алынып, рентабельлек – 14,4 процент.

Бөртекле культуралар чәчелеп, һәр гектардан – 18,4 ц төшем, 51 мең 457ц тулай ашлык җыеп алынган. Ашлык сатудан хуҗалык кассасына 1 млн. 608 мең сум акча кергән. Көздән 395 гектар мәйданда арыш чәчелгән. Хуҗалык буенча җитәрлек күләмдә силос, сенаж. печән, салам хәзерләнгән.

Бу җәһәттән язгы-көзге кыр эшләрендә намуслы хезмәт күрсәткән механизаторлар Наил Габдуллин, Хәвис Сафиев, Азамат Йосыпов, Евгений Андрьянов, Фәнүр Хәмзин, Хәйдәр Латыйпов, водительләр Фәнил Вәлиев, Рәмил Ахунов, ындыр табагында эшләүчеләр Фәрит Хәертдинов, Ильнар Гыймазов мактап телгә алынды.

Ел дәвамында 17057 центнер сөт савылып, шуның 16751 ц (57 млн.410 мең сумлык) сатылган. 601 ц ит җитештерелеп, уртача тәүлеклек артым 645 грамм тәшкил иткән. Хуҗалыкта барлык учет эшләре «Селекс» программасында алып барылып, малларны ясалма орлыкландыру да үз биеклегендә оештырылган. Ел башыннан 349 баш яшь үрчем алынып, һәр 100 баш сыерга 80 бозау туры килә. Малларны ясалма орлыкландыру буенча техниклар Радик Мосабиров, Динар Зиннәтуллин эшләрен үз югарылыгында оештырган.

Терлекчелек тармагында көнне-төнгә ялгап, тырышып тир түккән саву чылар Серофима Тимербаева, Рәмзия Нуриманова, Филүсә Ханова, терлекчеләр Аркадий Байдуганов, Степан Тимирбаев, Самоля Тимирбаев, Илшат Гыйбадуллин, Илнар Тимерхановлар адресына тик мактау сүзләре яңгырады.

Узган чорда кооператив идарәсе җитәкчеләре эшчеләргә уңай шартлар тудыру максатында, байтак чаралар башкарган. Атап әйткәндә, Мари Мәнәвез фермасының фураж склады түбәсе үзгәртеп ябылган һәм Яңа Нәдер сөтчелек фермасы өчен яңа тирес чыгару транспортеры алынып, көйләнгән.

Бүген эшләгән һәр кешенең хезмәт хакы, кооперативның киләчәге ит һәм сөт сатудан тора. Уртача айлык эш хакы – 29 мең 836 сум. Кооператив хезмәтчәннәренә ашлык, мал, печән, салам бирелгән.

Неля Дамир кызы үз чыгышында агымдагы елда конкрет чаралар күреп, эшне тагы да яхшырак оештырырга, һәр участокта тәртип, җаваплы караш булдырырга чакырды, киләчәккә төпбурычларны билгеләп үтте. Гомумән, 2025 елда җитәрлек күләмдә ашламалар, химик препаратлар, ягулык-майлау материалларын тупларга, комбайннарга, чәчү агрегатларына, гомумән, техникаларга сыйфатлы ремонт үткәрергә, тәүлеклек артым алуны арттырырга кирәклеге һ.б. әйтелде.

Төп докладны тулыландырып, бригадир Илнур Хәмидуллин, баш зоотехник Рәфит Ахунов чыгыш ясады.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, эшне тиешенчә оештыруларын билгеләп, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Арытаба Илдар Иршат улы намуслы хезмәтләре өчен бригадир Рәмзил Галләмовка - БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисенең Рәхмәт хатын, өлкән диспетчер Фәвил Гыйлемхановка - БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтен, механизатор Наил Габдуллинга, водитель Рәмил Ахуновка - муниципаль район хакимиятенең, терлекчеләр Самоля Тимирбаевка, Илшат Гыйбадуллинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Лира ГӘРӘЕВА.

#АгроВкомплексе#АПКмоимиглазами

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас