Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2025, 11:20

Өзеклекләргә юл куелмас

Кыш мизгеленең соңгы аена кердек. Тирә-якта кар ятса да, игенчеләргә тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен, техниканы әзерләү бүгеннән тулы куәткә алып барылса гына, игенче басуларга вакытында чыга ала. Алар алдында чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлап сафка бастыру гына түгел, тагылма инвентарьлар белән комплектлап кую, орлыклар, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары туплау бурычы тора. Бу җәһәттән “Агыйдел” җәмгыяте игенчеләре дә бүгенге көндә мөһим кампаниягә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Һәр урында җанлы эш кайный.

Өзеклекләргә юл куелмасӨзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас

Яхшы әзерлек белән килүләре, чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгулары мул уңыш алуга йогынты ясый. Шул рәвешле, агыйделлеләр ел саен басучылыкта югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Моның өчен биредә тармакны үстерү юнәлешендә барлык мөмкинлекләр файдаланыла, уңай шартлар тудырыла. Шулай ук югары уңышка агротехник чараларны тиешле рәвештә башкару, прогрессив алымнарны куллану, иң мөһиме, белгечләрнең һәм механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. 

Йонны машина-трактор мастерскоенда механизаторлар өчен уңай шартлар булдырылган. Әлеге вакытта гараж эчендәге «ДТ-75», «МТЗ-12.21», ике «К-700» тракторларын, “КамАЗ” автомашиналарын карап бетерәсе бар. Анда Роберт Нурисламов, Фәнил Гыйндуллин, Ильяс Гыймадисламов, Әбүдәр Фәррахов, Дамир Шәяхмәтов үзләре хезмәтләндергән техниканы төзекләндерүдә ярдәмләшә.

Токарь Ринат Әюпов, тимерче Олег Иванов, слесарь Фәнзил Муллакаев, эретеп ябыштыручы Рәмил Нурисламов үз бурычларына җаваплы карап, өлгерлек күрсәтә.

Ремонтның барышын инженер-механик Рөстәм Гыймаев тикшереп тора:

-Алдан бригада төзелеп, һәрберсе үзенә йөкләтелгән бурычка җаваплы карый, үзе хезмәтләндергән техниканы җиренә җиткереп, үзләренең бай тәҗрибәсенә таянып, тәртипкә китерергә тырыша. Башкарыла тор-ган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә, чөнки чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел, - диде ул.

Һәрвакыттагыча, киләсе уңышка ныклы нигез салуда вакытның кадерен белеп, җитештерүчәнлеккә омтылып, бар тырышлыгын һәм осталыгын салыр җәмгыять уңганнары, дип ышанасы килә.

Лира ГӘРӘЕВА.

#АгроВкомплексе#АПКмоимиглазами

 

Өзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас
Өзеклекләргә юл куелмас
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас