Алмаз Марат улы һәм Альбина Роберт кызы үзләренең шәхси хуҗалыкларын булдыруга күп көч салалар. Алмаз Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлаган, авылда “Урал” хуҗалыгында звено җитәкчесе, ферма мөдире дә булып эшли. Ерак Себер якларында йөреп кайтып, үз бәхетен янә авылда тапты. Әлеге вакытта аларның фермер хуҗалыгында 10 баш савым сыеры, 12 баш үгез, 5 баштана, 14 баш бозау, 100 баштан артык сарык-бәрәннәре бар, күпләп кош-корт асрыйлар. Бәрәңге, чөгендер, кабак үстерәләр. Арендага җир алып, иген, печән чәчәләр. Аларны җыеп алу өчен комбайн, тракторлары һәм тагылма инвентарьлары бар.
Авылда беренчеләрдән булып арендага җир алуга иреште Рәхимҗановлар. Туган туфракка мәхәббәт аларга картый-картәтиләреннән күчкән. Мидхәт Мәрдәнша улы Дәүләтшин – авылның уңган механизаторы, “Почет билгесе” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Җир кешесе Хәкимҗан Мәгъфурҗан улы Рәхимҗановтан үрнәк алып үскән әтиләре Марат Хәкимҗан улы 40 ел авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итте.
2009 елда шәхси хуҗалыкларга ярдәмгә лизингка “МТЗ-82” тракторы сатып алалар. Район хакимияте ярдәме белән арендага 20 гектар җир алуга ирешәләр. Моңа кадәр дә “МТЗ-80” тракторы белән җир эшкәртеп, хуҗалыкта булган эшләрне башкаралар.
Алмазның әтисе, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы йөрәкле Марат Хәкимҗан улы балаларына күңел җылысын биреп, эшкә өйрәтеп үстергән. Гаиләдә 2 малай, 2 кыз тәрбияләнә. Кызлар укып, университет тәмамлап читкә китсә, егетләр авылны үз итә.
Олы уллары Азамат Чечен республикасында хезмәт итте, авыл кызы Ләйсән Гали кызына өйләнеп, зур, күркәм йорт тергезеп чыктылар. Өр-яңа “МТЗ-82” тракторы һәм тагылма инвентарьлар алып, үзләренең шәхси хуҗалыгын алып баралар. Азамат шәхси хуҗалыклардан сөт тә җыя.
Алмаз Марат улы күрше Сүлте авылы гүзәле Альбина белән 2012 елның гыйнвар аенда гаилә кордылар. Бер-бер артлы бәләкәчләре туды. 2012 елда – Азалия, 2014 елда – Азат, 2018 елда – Альмира.
Туган җиргә булган мәхәббәт аларның язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Тырышлыкларын күреп, район хакимияте аларга яңадан 38 гектар мәйданлы басу, 20 гектар печәнлек, арендага көтүлек җире бүлеп бирде.
Техника санын да арттырдылар һәм, мал-туар булгач, өр-яңадан абзар-кура төзеделәр, амбар, техника өчен гараж булдырдылар һ.б.
Изге күңелле Алмаз Марат улы авыл халкына һәрвакыт булыша. Сабантуй, Корбан бәйрәмнәрен сарык белән тәэмин итә, авылдашларына салам, печән кайтарырга ярдәм итә.
“Безнең киләчәгебез – балаларыбызда”, – ди Алмаз. Улында хезмәткә сөю, техникага мәхәббәт тәрбияли. Азат мәктәптә гел “5”ле билгеләренә укый. Тормыш иптәше, аш-су остасы Альбина Роберт кызы кызлары Азалия белән Альмираны йорт эшләренә, аш-су әзерләү серләренә өйрәтә. Азалия рәсем төшерә, керамика белән дә кызыксына, ә Альмира җыр, бию түгәрәгенә йөри.
Эш эш белән, алар гаилә белән ял итәргә дә вакыт табалар. Табигатькә чыгарга, кунакка барырга һәм кунак чакырырга яраталар.
37 ел авыл китапханәсендә эшләп пенсиягә чыккан әниләре алар тәрбиясендә яши. Оныклары бик яратып, “Безнең картый”, - дип кенә торалар.
Бүгенге көндә тырыш гаиләнең яшәргә урыны, утырып йөрергә машинасы, яраткан эше бар. Һәр башлангычны киңәшләшеп, бердәм башкарып, үзләре үрнәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр. Туганнары, дуслары белән тату, туганлык хисен саклап яшиләр.
Авылыбызның үрнәкле, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе булган Рәхимҗановларга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын.
Рәзиф ГАЛИЕВ. Рсай авылы.