Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 февраль , 10:15

Нәтиҗәләр сөендерә

“Урал” җәмгыяте – районның продукция җитештерүдә һәм реализацияләүдә, хезмәт хакы түләүдә, төп фондларны ныгытуда тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе. Җәмгыять эшчәннәре узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап, нәтиҗәләрне анализлау, киләчәккә планнар билгеләү, алдынгыларны тәбрикләү максатында отчет җыелышы үткәрде. Җәмгыятьнең генеральный директоры Елена Ибраһимова чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкта барлыгы 77 эшче исәпләнә. Аларга эш хакы ай саен тоткарлыксыз акчалата түләнеп барыла.

Нәтиҗәләр сөендерә
Нәтиҗәләр сөендерә

Басучылык тармагына килгәндә, бөртекле культуралар 1880 гектар мәйданда чәчелеп, алардан уртача 18 ц уңыш алынган, тулай җыем 20 мең 500 ц тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчелеге агымдагы чәчү компаниясендә сортлар яңартуга йөз тота. Шулай, бодайның Ница, сояның Арктика, ясмыкның Джан-Z сортларын кертергә ниятлиләр. Орлыклар тупланган, ашламалар кайтарыла, ягулык-майлау материалларны, запас частьләрне туплау өстендә эшлиләр. Көздән үк җирләр туңга сөрелеп, 300 гектарда арыш чәчелгән.

Җәмгыять җитәкчелеге елның-елына машина-трактор паркын яңартуга зур тырышлык сала. Узган елда 29 млн. 435 мең сумлык техника һәм тагылма инвентарьләр алынган. Атап әйткәндә, БДМ, “КС-100” үзйөрешле чапкыч, ярым асылмалы кырыйлы сабан, “Лада4х4”, ике “МАЗ” автомашиналары, прицеп белән ике “Хозяин” азык тарату-ваклау агрегаты машина-техника паркын тулыландыра.

Елның-елында терлекчелектә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, чөнки тармакны үстерү өчен хуҗалыкта тиешле мөмкинлекләр булдырылган. Нәсел эше үз югарылыгында оештырылып, шул рәвешле, узган чорда 5 төркем тана әзерләнеп, һәрберсендә 50шәр башбәйләнгән. Узган елда хезмәт нәтиҗәләренә килгәндә, барлыгы 32142 ц тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыерга 7305 кг туры килә.

Бүгенге көндә кышлату уңышлы бара, җәмгыять буенча 9 тоннага якын сөт реализацияләнә. Күрсәткечләрне арттыруга сыер саву операторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә.

Ит җитештерүдә дә сынатмыйлар. Аның гомум күләме 1951 ц булып, һәр малдан 752 грамм уртача тәүлеклек артым алынган.

Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүгә бәйле. Бу җәһәттән биредә ныклы азык запасы булдырылган, ул һәр шартлы баш малга 35-40 ц туры килә.

Җыелышта фикер алышуларда баш икътисадчы Нурия Исламова нәтиҗәләр буенча анализ ясады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев үз чыгышында район күрсәткечләренә тукталды, ”Урал” җәмгыятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм механизаторлар Альберт Ивановка – Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Марс Муллагалиевка – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтләрен, Марсель Габдуллинга, терлекче Азат Ямалиевка – муниципаль район хакимиятенең, механизатор Азамат Камаловка, инженер Илида Камаловага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгылар акчалата премия белән бүләкләнде.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: