Маяк
-13 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 14:10

Герой исеменә тап төшермиләр

Якташлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәев исемен йөрткән кооперативның районда билгеле бер урыны, мәртәбәсе бар. Басучылыкны, бигрәк тә терлекчелекне үстерүгә зур әһәмият биреп эшләүче М.Гәрәев ис. кооператив яңа техника сатып алып, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә алдынгы позицияләрдә бара. Ике тармакның да ирешкән уңышлары нигезендә кооператив әгъзаларының тырыш хезмәте ята. Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ильвир Хәмидуллин, кооперативның баш белгечләре, уңганнары катнашты.

Герой исеменә тап төшермиләр
Герой исеменә тап төшермиләр

Кооператив рәисе И.Хәмидуллин сүзләренә караганда, узган ел авырлыклар булса да, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен белдерде. Узган елда 3684 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчелеп, 61413 центнер уңыш җыеп алынган. Гектар куәте 22 ц тәшкил итә.

Техник культуралардан соя 150 га мәйданда игелеп, 3559 ц уңыш җыйналган (гектар куәте - 23,6). Тракторларның, тагылма инвентарьларның вакытында ремонтлануы чәчүне кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек биргән. Хуҗалык малларын кышлату, алардан тиешле күләмдә продукция алу өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләгән кооператив уңганнары. Барлыгы 724т печән, 6784 т сенаж, 13526 т силос тупланган.

Әлеге вакытта кооператив хезмәткәрләре алда торган җаваплы кампаниягә – язгы чәчүгә әзерлек алып бара. Бу җәһәттән механизаторлар чәчү агрегатларын, машина-тракторларны ремонтлап, әзерлек сызыгына кую белән мәшгуль.

Игенчелек тармагында иртә таңнан кара төнгә кадәр тир түгүче механизаторлар Р.Гаяновның, Л.Гәрәевның, И.Мирсаяповның, И.Мусинның, Р.Кәлимуллинның, Ф.Латыйповның, водительләр И.Сәмигуллинның, К.Газизуллинның, Р.Сәлиховның, С Габдуллинның һ.б. хезмәтләре мактауга лаек. Игеннәрне чүп үләннәреннән арындыру максатында Р.Баһманов җитәкчелегендә химик утаулар үзвакытында оештырылып, М.Хәсәншин, И.Мусин, Р.Сәлихов, Р.Хәмидуллин, Р.Кәлимуллин бу эшне сыйфатлы башкарып чыккан. Мал азыгы хәзерләүдә комбайнчылар Л.Гәрәев, Р.Сәлихов һ.б. өлгерлек күрсәткән.

Урып-җыю кампаниясендә кооперативның 5 комбайны катнашып, үз көчләре белән башкарып чыкканнар. Җыелышта игеннәрне тезмәләргә салучы механизаторлар И.Мусин, Р.Кәлимуллин, Р.Солтангәрәев, комбайнчылар У.Хәмидуллин, Ф.Зарипов, Д.Әхмәдиев, Р.Сәлихов, Р.Сәетов, И.Сәетгалиев, ашлык ташучы водительләр К.Газизуллин, И.Сәмигуллин, И.Галиев, Н.Гыйлемханов мактап телгә алынды.

ЗАВлар, киптергечләр үзвакытында ремонтланган, складлар каралган. Игеннәр Бишкурай бригадасында эшкәртелеп складларга салынган. Бу җәһәттән И.Корбанов, И.Гафаров, С.Бакиров, З.Бикиева һ.б. зур тырышлык салган.

Терлекчелек тармагына килгәндә, малларның баш санын арттыруга ирешкән кооператив. Биредә 1642 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елда 5452 тонна сөт җитештерелеп, 2023 ел белән чагыштырганда 404 т күбрәк. Хөкүмәткә 5184 тонна сөт сатылган, 140 тонна ит җитештерелеп, уртача тәүлеклек артым 642гр. тәшкил иткән. Хуҗалык буенча 809 баш бозау алынган. Кооперативның Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде товарлыклы-сөтчелек фермаларында эш яхшы оештырылып, көткән нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Сыер савучылар З.Гәрәева, А.Гыйльданова, З.Солтанова, Е.Әһадуллина, Ф.Дәүләтова, Л.Акмөхәммәтова, терлекчеләрдән И.Маннанов, А.Даутов, Р.Китапов, С.Әминев, И.Бәдртдинов, В.Фикиев, Ф.Гаскәрова, З.Мусин, Р.Солтангәрәев, И.Гыйльданов, Р.Латыйпов һ.б. фидакарь хезмәт сала.

Биредә барлык фермаларда да малларны ясалма орлыкландыру эше оештырылып, аны малларны ясалма орлыкландыру техник-операторы У.Хәмидуллин үз югарылыгында алып бара.

Иләкшиде сөтчелек фермасында 100 башка исәпләнгән - сыер, Бишкурай фермасында бозау тораклары төзелгән.

Кооперативның техника паркын яңартуга йөз тотуы - хуплауга лаек. Бу җәһәттән күп кенә запас частьләр, тагылма инвентарьләр һ.б. техникалар сатып алынган. Киләчәктә дә яхшы башлангычны дәвам итеп, читтән техника җәлеп итмәү өчен агрегатлар алу планлаштырыла.

Кооператив рәисе Илгизәр Кыягап улы үз чыгышында һәр тармакның нәтиҗәләрен барлаганда, авыл хезмәтчәннәренең эшенә югары бәя бирде. Хуҗалыкта бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күләмен арттыру, яңа ысуллар табу бурычын куйды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, узган елгы район авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тукталып, кооператив җитәкчелегенең һәм әгъзаларының хезмәтенә яхшы бәя бирде. Арытаба ул күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен механизатор Рәсүл Солтангәрәевка - БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, агроном Ришат Баһмановка, тракторчы-машинист Ильфир Гыйльдановка - муниципаль район хакимиятенең, терлекче Фнүн Зариповка, Салават Габдуллинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Бу көнне басучылыкта һәм терлекчелектә фидакарь хезмәт салган авыл уңганнары хөрмәтләнде, бәйрәм пакетлары таратылды.

Күренүенчә гәрәевлылар якташлары – герой исеменә тап төшерми.

Лира ГӘРӘЕВА.

Герой исеменә тап төшермиләр
Герой исеменә тап төшермиләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: