Җәмгыятьтә төп игътибар сөт җитештерүгә бирелә. Бу уңайдан Теләкәй сөтчелек фермасында эшчәнлек үз югарылыгында оештырылган. Узган чорда җитәкчелекнең терлекчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын җиңеләйтү хакында даими хәстәрлек күрүе, шулай ук коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, узган чорда 1300 т сөт җитештерелеп, 1326 т реализацияләнгән. Һәр сыердан савым 5650 кг тәшкил итә. Алынган продукция - югары сортлы, “Илишмолоко” җәмгыятенә озатыла.
Продукция җитештерүне арттыруда сыерларны һәм таналарны үз вакытында каплатуга ирешү мөһим роль уйный. Җәмгыятьтә малларны ясалма орлыкландыру уңышлы алып барыла. Ел башыннан 188 баш бозау алынып, малларны ясалма орлыкландыру технигы Эрик Каллямиев, терлекчеләр үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә аларның үлеменә юл куелмаган. Маллардан уртача 730 грамм тәүлеклек артым алынган. Ләкин ирешелгәндә генә туктамыйча, арытаба да күрсәткечне арттыру бурычы тора җәмгыять уңганнары алдында. Директор билгеләвенчә, хуҗалыкның икътисадын ныгытуның төп юлы – көндәлек табыш китерүче сөт җитештерүгә игътибарны бермә-бер арттыру. Маллардан артым алу мәсьәләсе дә күз уңыннан читтә калырга тиеш түгел, чөнки моның өчен тиешле шартлар бар.
Һава торышы төрле сынаулар куйса да, басучылык буенча хуҗалык эшчеләре бар көчен салып, мул уңыш алуга тырыша, бу күрсәткечләрдә ачык чагыла. Әйтик, узган елда һәр гектардан уртача төшем 22 ц тәшкил итеп,1200 т ашлык җыеп алынган.
Узган елда 485 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелеп, гектар куәте 400 ц тәшкил итә. Барлыгы 19400 тонна уңыш җыеп алынган. Бүгенге көндә Чишмә шикәр заводына чөгендер ташу дәвам итә. 150 гектарда көнбагыш чәчелеп, 396 т тулай җыем (гектар куәте – 19 ц) алынган.Ул «Чишмә» май экстракцияләү заводына сатылган. Шул рәвешле, ел дәвамында 80 млн. сум төшем алынган.
Мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм ул һәр шартлы баш малга 37 ц туры килә. Агымдагы елда чәчү өчен орлыклар чистартылып, хәзерләп куелган.
Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш ветеринария табибы Азамат Рахманов катнашты. Ул район авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы күрсәткечләренә тукталды һәм тулай продукция күләмендә “Илеш МТС” җәмгыяте хезмәтчәннәренең өлеше булуын билгеләп, малларны ясалма орлыкландыручы Эрик Каллямиевка - Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, җәмгыять уңганнары Фәнүр Хайртдиновка, Фәнзил Закировка – муниципаль район хакимиятенең, Рүзил Шафыйковка, Әлфисә Фәрраховага, Рәсил Гарифуллинга, Гүзәл Садировага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Җыелыш азагында 2024 елда югары производство күрсәткечләренә ирешкән җәмгыять әгъзалары хөрмәтләнеп, аларга акчалата премияләр, бүләкләр тапшырылды, шулай ук һәр эшчегә бәйрәм пакетлары, берәр капчык шикәр комы таратылды.
Лира ГӘРӘЕВА.