Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
2 март 2025, 07:00

Еллык эш анализланды

Кайсы гына тармакны алсаң да, “Куйбышев” җәмгыяте уңышларга ирешеп, үрнәк итеп куярлык, гомумән, үз артыннан ияртеп баручы хуҗалык. Бүгенгесе көндә терлекчелектә һәм басучылыкта ирешкән нәтиҗәләре буенча перспективалы, яңа технологияләр куллана, төзелеш эшләре алып бара һәм күпләп техника ала. Отчет җыелышында җәмгыять директоры Вадим Авзалов төп докладта коллективның эшчәнлегенә анализ ясады.

Еллык эш анализландыЕллык эш анализланды
Еллык эш анализланды

Җәмгыятьтә булган техниканың төзеклеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Һәрбарчасына үзвакытында техник караулар, дефектовка үткәрелә. Узган чорда 23 млн. 781 мең сумлык яңа техника, 12 млн.521 мең сумлык запас частьләр сатып алынган, 1 млн. 726 мең сумга техник караулар башкарылган.

Машина-трактор паркын 42 трактор, 11 йөк автомобиле, 13 җиңел автомобиль тулыландыра. Язгы кыр эшләрен тоткарлыксыз һәм үзвакытында башкарып чыгу өчен техникаларны әзерләүдә инженер-техник персонал – И.Газетдинов, Д.Сәфиуллин, эретепябыштыручылар, механизаторлар зур көч салган.

Узган елда яз иртә килде, ә инде чәчү ныклап башлангач һава температурасы  кинәт кенә төште. Ә инде иртә культуралар чәчелеп беткәч, кыраулар төшүеннән күпчелек күпьеллык үләннәр зыян күргән, шулай ук иртә чәчелгән ашлыкларның шытымнары көчсезләнгән. 6005 гектарда чәчү эше башкарганнар. Күпчелек басуларда супер элита, элита сортлы бөртеклеләр чәчелгән. Барлык технологик таләпләр үтәлеп, агротехник чаралар вакытында башкарылган. Гомумән, җәмгыять буенча барлыгы 9286 тонна тулай җыем булып, һәр гектарыннан уртача 25,9 центнер уңыш тәшкил иткән.

Язгы чәчү кампаниясендә дым каплатуда И.Мөхәммәдиев, В. Собарь, Д.Әдеһәмов, А.Шәйморатов, культивацияләүдә И.Сираев, Р.Заһитов, чәчүдә Ә.Шәморатов, В.Собарь, Д.Хәбибуллин, И.Мөхәммәдиев, В.Нигъмәтов, А.Гәрәев, кәтүкләүдә А.Ситдыйков, Д.Әдеһәмов, В.Галимов югары күрсәткечләргә ирешкән. Водительләр Х.Рахманов, Р.Рамазанов, И.Фәтхетдинов, Р.Хуҗин, А.Маннапов чәчү агрегатына орлык, ашла ма ташуда өлгерлек күрсәткән. Мал азыгы хәзерләү кампаниясендә А.Гәрәев, Ә.Шәморатов, Р.Гарипов, Д.Әдеһәмов, М.Гаянов, Р.Камалов, Х.Рахманов, М.Фәррахов, Р.Рамазанов, И.Фәтхетдинов, Р.Гарипов, Д.Хәбибуллин, Р.Заһитов, И.Мөхәммәдиев, Д.Хафизов актив катнашкан.

Урак кампаниясендә уңышны югалтуларсыз җыеп алуга өлеш кертүчеләр – В.Собарь, И.Габдрахманов, И.Сираев, Д.Әдеһәмов, Р.Гатауллин, Р.Заһитов. Җыеп алынган уңыш кондициягә җиткерелеп, складларга урнаштырылган, бу җәһәттән ындыр табагы мөдирләре Р.Хуҗыйәхмәтов, Т.Шәйсолтанова, машинистлар Р.Гофранов, Ф.Миһранов, И.Фәтхетдинов һ.б. үз бурычларын намуслы үтәгән.

Терлекчелек тармагында ел әйләнәсенә 60904 ц сөт савып алынып, һәр сыердан уртача савым 8121 кг туры килә. 2387 ц ит җитештерелеп, маллардан алынган уртача тәүлеклек артым 685 грамм тәшкил иткән. Сыер савучылар А.Мөхәммәтҗанова, З.Әхмәтова, О.Сәфиуллина, Г.Авзалова, терлекчеләр Ф.Зиннәтуллина, Р.Нуртдинов, Г.Газетдинова мул продукция, тәүлеклек артым алуда үз өлешләрен керткән.

Җәмгыять директоры сүзләренә караганда, көндәлек керемнең төп чыганагы булып сөт сату тора. Отчет елында 407 млн. сумлык продукция җитештерелеп, шуның 306 млн. сумлыгы сатылган, рентабельлелек 19,2 проц. тәшкил итә.

Җәмгыятьтә барлыгы 98 хезмәткәр эшли. Эш хакы уртача айлык 41 мең сум тәшкил итә.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш ветеринария табибы Азамат Рахманов катнашып, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, хезмәт алдынгылары - энергетик Ф.Яппаровка, учетчы А.Рахмановага – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, водитель Р.Хуҗинга, ындыр табагы машинисты Р.Гофрановка, терлекчеләр Ф.Каюмовка, И.Исхаковка, баш агроном И.Авзаловка – муниципаль район хакимиятенең, машина белән сыер саву залы операторы Р.Хәмидуллинга, терлекче Ә.Вахитовка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Еллык эш анализланды
Еллык эш анализланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас