Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
7 март 2025, 06:10

Хуҗалыкның уңышы – тырыш кулларда

М.Гәрәев ис. кооператив басучылыкны күтәрүгә, тармакны тотрыклы үстерүгә ныклы игътибар биреп, уңышларга ирешә. Әлбәттә, монда авыл уңганнарының фидакарь хезмәте ята. Сез рәсемдә күргән (сулдан уңга) бригадир Илгизәр Маннанов, баш инженер Илшат Гыйльданов – менә шундыйлардан. Алар туган колхозларында хезмәт юлын башлый һәм әлегәчә тырышып эшли.

Хуҗалыкның уңышы –  тырыш куллардаХуҗалыкның уңышы –  тырыш кулларда
Хуҗалыкның уңышы – тырыш кулларда

Илгизәр Рим улы урта мәктәптән соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Төйлегән фермасында малларны ясалма орлыкландыру операторы булып эшли. Арытаба 15 ел ферма мөдире вазифасын башкара. Аңа шулай ук заправкалаучы булып көч салырга туры килә. 2020 елдан бригадир итеп тәгаенләнә. Тормыш иптәше Эльвира Радик кызы белән гаилә корып, ике бала үстерделәр.

Илшат Әхмәтзыя улы 1983 елдан бирле кооперативта фидакарь хезмәт сала. Читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Бүгенге көндә хуҗалыкта баш инженер вазифасын башкара. Тормыш иптәше Ләйлә белән өч балага гомер биреп, күркәм дөнья көтәләр.

Хезмәтләрендә ирешкән уңышлары бәһаланып, авыл уңганнары Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимияте Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Алина ХӘМИДУЛЛИНА. Бишкурай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас