“Куйбышев” җәмгыяте әгъзалары, бигрәк тә механизаторлар, моны яхшы аңлый. Шуңа да хуҗалык җитәкчелеге, инженер-техник белгечләр һәр бригадада тракторларны, тагылма инвентарьны ремонтлау, язгы кыр эшләренә кадәр әзерлек сызыгына кую өчен максатка юнәлешле чаралар күрә. Кирәкле запас частьләр вакытында кайтарыла. Әлеге вакытта Түбән Череккүл бригадасы мастерскоенда ремонт эшләре җәелдерелгән.
- Тракторлар механизаторлар белән комплектланып, ремонт эшләре күләме, кирәкле запас частьләр билгеләнде, - дип сөйли җәмгыятьнең баш инженеры Изфат Газетдинов. - Мастерскойда эшләүчеләргә тиешле эш шартлары булдырылды, хезмәткә түләү хаклары аңлатылды.
Бүгенге көндә хуҗалыкта тырмалар, кәтүкләр, культивация, чәчкеч агрегатлары төзекләндерелеп, алгы сафка тезелгән. Әлеге чорда тракторлар ремонты – төп игътибар үзәгендә. Аларның күбесе язгы кыр эшләренә әзер дә инде. “Джон-Дир” һәм “МТЗ – 12.21” тракторларын сафка бастырасы калган. Әйткәндәй, агымдагы елда язгы басу эшләрендә “Кировец-743”, “Кировец – 739”, “Джон-Дир”, “Agroapollo” тракторлары катнашачак.
Җәмгыятьнең баш инженеры Изфат Газетдинов, гараж мөдире Динис Сәфиуллин эш барышын ныклы контрольда тота. Ремонтчылар Рәмил Зарипов, Хәлил Карчагин, Илшат Фәтхетдинов, Азат Гәрәев, Рәсил Камалов үз эшләрен намус белән башкара. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәэмин итүдә слесарь Венер Исламгәрәев, эретеп ябыштыручылр Рәвил Шакирҗанов, Илшат Садретдинов механизаторларның якын ярдәмчесе булып тора. Шул рәвешле, бердәм хезмәт белән яңа уңышка үз вакытында нигез салуга ирешелер, дип ышанасы килә.
Лира КӘБИРОВА.