Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
21 март 2025, 09:05

Киләчәк уңышны хәстәрләп

Язга аяк басу игенченең мәшәкатен тагы да арттырды, чөнки басу эшләре башлануга да санаулы көннәр калып бара. “Язның бер көне – елны туйдыра!" - ди халык мәкале. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырмыйча, нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Ә чәчүдә төп рольне, нигездә, техника уйный. Бу җәһәттән яңа уңышка нигез салуда катнашачак техника һәм тагылма инвентарь әзерлеген тикшерү максатында районда техник караулар башланды. Күптән түгел «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә үтеп, ул хуҗалык уңганнарының бу чарага ныклы әзерлек белән килүләрен күрсәтте.

Киләчәк уңышны хәстәрләпКиләчәк уңышны хәстәрләп
Киләчәк уңышны хәстәрләп

Әлеге карауларда хуҗалыклардагы тракторларның һәм прицепларның әзерлеге тикшерелеп, узел-агрегатларның төзеклегенә игътибар юнәлдерелә. Моңа тормоз, идарә итү системалары, двигательне эшләтеп җибәрүче тыйгычны тикшерү, махсус приборлар белән тракторларның төтен чыгару күрсәткече, чигенешкә каршы җиһазлар булуы, люфтомер белән рульләрнең төзеклеге, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигательләр, тәгәрмәчләр төзеклеге һәм башкалар керә. Болардан тыш, һәр транспорт чарасының янгын хәвефсезлеге, беренчел ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы мөһим.

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте эшчәннәренең әзерлеге - үрнәк итеп куярлык. Биредә кыр эшләрендә катнашачак бар техника көздән үк төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына куелган. Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге секторы мөдире Ирек Нуретдинов МТМдагы һәр тәгәрмәчле һәм көпчәкле тракторларны эшләтеп карап, прицепларны тикшереп, уңай бәя бирде. Хуҗалыкның 107 техникасы техник карауны уңышлы үтте.

Җәмгыятьнең гомум сораулар буенча директоры Альмир Мөхәрләмов елның-елында шушы зур эшне җиренә җиткереп башкаручы механизаторларга уңышлар теләде. Бүгенге көндә - ягулыкмайлау материалларының, ашлама, орлык җитәрлек күләмдә туплануын, язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән керүләрен билгеләде.

Әйтергә кирәк, мондый техник караулар хуҗалыкларда график нигезендә дәвам итәчәк. Аларга да урожайлылар үрнәгендә ремонт эшенә җаваплылык белән килүне телибез.

Лира КӘБИРОВА.

Киләчәк уңышны хәстәрләп
Киләчәк уңышны хәстәрләп
Киләчәк уңышны хәстәрләп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас